Шәһри Казан

Нәҗибә Сафина: "Президентның мөрәҗәгатенә сабыйларча сөендем"

Бу мөрәҗәгать – Президентыбызның милли җанының уянып тавыш бирүе, бабалары рухының да авазы, милләте каршындагы җаваплылыкның тагын да артуы. Хәерле сәгатьтә булып, киләчәктә бу сүзләрнең тормышка ашуын да күрергә язсын иде, ди шагыйрә Нәҗибә Сафина.

Реклама

– Утыз гына ел йодрыгымны йомарлап, җае чыкканда да, чыкмаганда да: “Милли мәгарифне сакларга, үстерергә кирәк!” – дип бар көчемә кычкырып йөрдем. Әлеге фикерем өчен күпме кыен күрдем. Кайбер җыелышларга кертмәделәр, кайберләреннән куып чыгардылар. Ә бүген шул ук фикерләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авызыннан ишеттем. Республика җитәчесенең шуны аңлавына, аңларга тырышуына сабыйларча сөендем. Көенечләребез, югалтуларыбыз да күп булды бит инде. Аларны кабаттан кайтару өчен күп вакыт һәм көч кирәк булачак. Ләкин халкыма өметемне беркайчан да югалтмадым. Гел зур ышаныч белән яшәдем. “Соң булса да, уң булсын”, – ди безнең акыллы халык. Без дә шулай диик. Кемнәрдер моны Президентның сайлауалды кампаниясенең бер хәрәкәте дияр, тик үзем алай уйламыйм. Бу мөрәҗәгать – Президентыбызның милли җанының уянып тавыш бирүе, бабалары рухының да авазы, милләте каршындагы җаваплылыкның тагын да артуы. Хәерле сәгатьтә булып, киләчәктә бу сүзләрнең тормышка ашуын да күрергә язсын иде. Ә моның өчен Президентка һәрберебез кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: