Шәһри Казан

Павлюхин урамындагы шедеврны күргәч, мәтәлепләр китә яздым

KazanMall сәүдә үзәге янында скульптура ясаган бәндә тәгаен нидер тарткан дигән уй башыма килде. Чөнки нормаль сәнгать, иҗат кешесе мондый “бөек” шедеврлар тудыра алмый.

Билгеле, мине күпләр сәнгать әсәрләрен аңламауда, төрле сәнгать юнәлешләрен белмәүдә гаепләр инде...
Төрле илләр, төрле шәһәрләр буенча сәяхәт иткәндә, кем әйтмешли, төрлесен күргән бар. Заманында Франциянең Нотр-Дам де Паридагы химерларны күреп шаккаткан идек. Әмма Париж өчен ул гадәти күренеш кебек тоелды.

Реклама

Фигераста (Испания) рәссам-сюрреалист Сальвадор Дали театр-музеенда да искиткеч атмосферага чумып сокланып карап йөрдек. Аерым шәхеснең иҗаты белән музей кысаларында танышу да безнең өчен табигый күренеш саналды.
Ә менә башкалаңда “сәер” скульптура әсәрләре барлыкка килүне күңел кабул итми икән, җәмәгать...
Казанның мифик нәрсәкәйләре: Канатлы барс, Зилант еланнарын да кабул иттек – “йоттык” бугай.  “Казан” гаилә үзәге янындагы бурят скульпторы Даша Намдакованың да гаилә кыйммәтләрен һәм гаиләләрне саклаучы хәшәрәтләре дә тәмам “үз” булып китте...

Инде чираттагысы - монысы. Һәр шәһәрнең үз йөзе, үз киеме булырга тиеш. Кеше шаккаттырам, туристлар җәлеп итәм дип, артык хыялланырга кирәкми инде ...
Дзержинский урамында урнашкан “Күлгә таба” композициясендәге үрдәк тоткан һәм бәбкәләрне үзе белән иярткән малай, Профсоюз урамында урнашкан “Ышаныч” скульптор композициясендәге малай, кыз һәм көчеккә карап күзләр ял итә, күңел сөенә (авторлары Фәнил Вәлиуллин). Башкала урамнарындагы тагын бик күп уңышлы сынлы сәнгать әсәрләрен санап китәргә булыр иде. Әмма “каш ясыйм дип, күз чыгарган” менә мондый “бөек” сәнгать әсәрләре дә җитәрлек...
Бакый агадан башлап хәзерге талантлы татар скульпторларының даһи эшләре кайда?! Үз милләтебезнең, үз халкыбызның тормышын-яшәешен яктырткан, сурәтләгән матур, якты эшләр күрәсебез килә дияр идем мин иптәш Метшинга...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 август 2020 - 10:53
    Без имени
    Моны акыл белэн ан,лап була торган тугел. Килбәтсез булган бу. Кешелэр бу бюстларны кирэкмэгэнгэ ташлаганнар могаен. Шуларны жыеп ясаганнар, имеш эрэм булмасын. Аны бит башка торлерэк, мэсэлэн тау ясап хэр берсен тау итэгенэ туры итеп бастырып куеп ясассанда булыр иде, э бу ниндидер бер чуплек остендэ кебек. Ленин бюсты безнен эледэ кадерле урында тора. Хэзер булсын иде ул Ленин. Бирер иде кирэклэрегезне...