Шәһри Казан

Пляжлар әзер, тик коенырга иртә!

- Быелгы җәйдә чит илләргә барулар ябык, шунлыктан, үзебездә сулыкларга җыелучылар күп булыр. Комлыкларда иминлек чаралары җитди игътибарда тотылсын. Роспотребнадзор пляжларда су коенырга рөхсәт бирмәде әле, димәк, рәсми рөхсәт биргәнне көтәргә кирәк, - ди Илсур Метшин.

Казанда муниципаль пляжлар һәм су буенда ял итү урыннары ачылырга әзерлектә. Шәһәр Башкарма комитетында онлайн рәвештә узган коронавируска каршы тору буенча штаб утырышында бу хәбәрне Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов җиткерде.

Башкалада коену өчен “Локомотив”, “Глубокое күле”, “Зур Аккош күле”,”Комсомольское” күле пляжлары, ә ял итү өчен ”Кече Аккош күле”, “Изумрудное” күле һәм Җиңү паркындагы күл буе җиһазландырылган. Алар санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач эшли башлый.

- Әмма, иминлек максатыннан, 1 июльдән пляжларга коткару постлары куелды. Суга батудан быел 6 кеше коткарылды инде. Аларның икесе – балалар. Ял иткән 23 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтелде, - диде Фердинат Тимурханов.

Реклама

Казанда муниципаль пляжларда 2011 елдан бирле кешеләрнең батып үлүенә юл куелмаган. Батып үлү очраклары сулыкларның рөхсәтсез урыннарында булгалый. Комлыкларда 30 августка кадәр 9.00-20.00 сәгатьләрдә 4 коткаручы кизү-дежур тора. Әлеге постлар көймәләр,  коткару җиһазлары һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән.

“Зур Аккош күле”, “Комсомольское” күле пляжларына, шулай ук “Кече Аккош күле” ял урынына төзекләндерү үткәрелде. Аларда заманча пляж зоналары һәм иминлек чаралары булдырылды. Гражданнарны яклау идарәсе тарафыннан водолазлар барлык пляжлар һәм ял итү урынарындагы елга һәм күл төпләрен тикшереп чыккан. “Зур Аккош күле” һәм “Комсомольское” күле техник тикшерү узган. Елга һәм күл буйларына кисәтү билгеләре, суда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре беркетелгән. Июньдә сулыкларда 121 рейд оештырылган, халык белән 183 әңгәмә үткәрелгән. 

Пляжлар коронавирус сәбәпле кертелгән үзбикләнү режимын йомшартуның 3нче этабында ачыла. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр сулыкларда коену тыела. Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, Казанда муниципаль пляжларда быел 6 кешенең суга батудан коткарып калынганлыгын мактап телгә алды.

- Быелгы җәйдә чит илләргә барулар ябык, шунлыктан, үзебездә сулыкларга җыелучылар күп булыр. Комлыкларда иминлек чаралары җитди игътибарда тотылсын. Роспотребнадзор пляжларда су коенырга рөхсәт бирмәде әле, димәк, рәсми рөхсәт биргәнне көтәргә кирәк. Коену сезоны ачылганнан соңында да кешеләр муниципаль пляжларга гына йөрсен иде, - дип искәртте мэр Илсур Метшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: