Шәһри Казан

Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм иске киемнәрен нишләткән?

Я ңа кием кигәндә Мөхәммәд Пәйгамбәр: «Йә Аллаһым! Син мине шушы киемгә (күлмәккә, чалмага) киендердең. Синнән аның хәерле булуын сорыйм», – дип әйтә торган булган.

Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин. Ә Пәйгамбәребез нәрсә киңәш иткән соң?

Реклама

Аның яңа киеме барлыкка килсә, искеләрен ул мохтаҗларга бирә торган булган һәм: «Яңа кием алгач, дога кылып, искесен мохтаҗ мөселманга бирүчене (гомере дәвамында һәм үлеменнән соң), биргән киеме­нең берсе генә булса да мохтаҗның өстендә булганчыга кадәр, Аллаһы Тәгалә саклар», – дип әйткән. Ә әгәр сез биргән киемнәрдә намаз укысалар, башка изге гамәлләр кылсалар, сезгә савабы тагы да артып кайтарылыр, иншә Аллаһ.

(Islam-Today)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: