Шәһри Казан

Сагыну

Кичә телефоннан рәхәтләнеп бер яшь ханым белән серләштек. Кырыктагылар безгә бик яшь инде алар. Үзең алтмышның аргы якларына чык та, кырык яшь яшь шул инде.

Авылдашым минем телефон номерын тапкан да шалтыратты. Серләштек рәхәтләнеп. Шәһәрдә яши. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, сүз үзеннән-үзе авыл темасына кереп китте. Сагынасыңмы, дим. Әйе, сагынам. Авылга 2-3 сәгатькә генә кайтып китәбез, һаман шул ашыгу инде, җәй көне отпускымда авылга кайтып, авыл урамыннан җәяүләп үтәсем килә, ашык­мыйча, әкрен генә, ди. Насыйп итсен, берүк. Сагынганнар хәлен аңламыйммыни инде?! Үзем сагындым бит, өзелепләр сагындым. Сагыну шундый хис инде ул, аны тотып карап та, ашап карап та, ялап карап та булмый, ә үзе сине сарыларга сабыштыра. Җан-бәгырьнең бер почмагына кереп урнаша да, төзәлүне белмәгән яра кебек әрнеп тора. Җанның шул почмагыннан иреккә чыгарып җибәрсәңме? Ай-һай хәлләр ясар ул. Иртәнге чык булып Мәмәшир болынына таралса, гөл-чәчкәләр көне буена башларын күтәрә алмаслар, бу сиңа иртән генә төшеп, кояш чыгуга кибеп беткән чык түгел, бу сагышлы чык, тиз генә кибүен көтмә. Кирәкми, болай да кыс­ка гомерле чәчкә-гөлләрне рәнҗетмик. Көн кояшына карап елмайсыннар, таң чыкларында иркәләнсеннәр. Әгәр җандагы сагыну-сагышны Бөр суына салып агызсаң... Сагыш белән кушылган Бөр суы туган җирне ташлап китмичә, хәтфә болыннарга җәелер. Ә Бөр кадәр Бөрнең суы килеп кушылмаса, диңгезләр саегып-кибеп бетәр.
Әгәр җандагы сагыну-сагышны агачларга өләшеп бирсәң, агачлар яз көне үк сары яфрак ярырлар, бар дөньяның ямен җибәреп. Юк, сагынуын да, сагышын да, кайгы-хәсрәтен дә җанның бер почмагында җиде йозакка салып саклап торырлык көч биргән безгә Хак Тәгалә. Үзең шундый йомшак, үзең шундый көчле син, Кеше Җаны.
Менә кайвакыт бөтен җыелган йомышларны йомышлап кайтырга дип, Кукмарага барабыз. Хастаханәгә дә, даруханәгә дә, кибетләргә дә, дусларның хәлен белергә дә. Әби белән бабай, эш юк, көн алып йөрибез әкренгә.
Барганда Күкшелләр, Адайлар аркылы барабыз да, кайт­канда әйләнеч юлдан кайтабыз, келтерәп кенә. Барганда сөйләшеп сүз бетми, әйтерсең 45 ел бергә яшәлмәгән. Кайвакыт киң дөньяга сыймаган чаклар да бар инде, ә менә тар машина эчендә тату гына, көйле генә сәфәр кылабыз. Ә кайтканда, бер сүз сөйләшмибез, әллә арып китәбез, әллә сөйләшер сүз бетеп китә инде шунда.

Кукмараның озын урамында йөри-йөри арып та бетәрсең. Ике якта гөрләп үскән чәчкәләргә караш ташлый-ташлый, машина куярга урын эзли-эз­ли дигәндәй. Гөлләре матур, күпме хезмәт салынган, тик безне, авыл кешеләрен, кәнишне гафу итегез, безгә үзебезнең койма кырыенда үскән зәһәр кычытканыбыз, бакча сукмагында җәелеп утырган әрекмәнебез, юл читендәге бәпкә үләнебез җанга якынрак. Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да. Аннан инде Күкшел тау башыннан төшкәндә, күзлегемне бер киеп, бер салып, мин газиз туган авылымны барлый башлыйм.

Исән-саумы син, җаным, үз урыныңдамы? Исән-сау, Аллага шөкер, әнә җәелеп ята, кыш көне булса – аклыкка, җәй булса, яшеллеккә төренеп.
Дөньяның иң ямьле җире! Күкшел – сул якта, Мәчкәрә уң якта кала, ә без үзебезнең авылга кайтабыз, үзебезнең чатка борылдык, менә кечкенә генә мари авылы, һәммәсе җанга якын, йөрәкнең кырык кылын тарта. Мең тапкыр күргән шушы күренешкә мең дә беренче тапкыр күз саласың, мәңге онытмаслык итеп, «тегендә» дә үзең белән алып китәрлек итеп. Тәмәйне уң якта калдырып, туп-туры авылга, авылга...

Реклама

Машинадан төшеп җәяү китәргә җай бар, тик менә таяк кына... Аны машинада калдырып булмас. Таягы да бит әле юк-бар гына түгел – Америка өрәңгесе. Яхшы таяк алып бирик дип тәкъдим иткәннәр иде... Үпкәләдем чын-чынлап. Сез нәрсә? Таякка таянып йөрергә? Әллә мин карчыкмы? Бу таякны бит мин этләр йә ата казлар очраса дип кенә тотып йөрим.

Ярар, очып китә күрмә, күзеңне ачыбрак кара, Мәмәшир бу. Мәмәшир. Туган авыл, мин сине сагынган шикелле син дә мине сагынгансың, ахры, име. Әнә карагайлар каршыга йөгерә, зират каеннары шаулап каршы ала. Ниһаять, үзебезнең Аргыяк башы. Тайфун каршы ала елый-елый.
Каршы алучы булгач, күңелле инде барыбер, эт кенә булса да.

Ул да җан иясе бит, сагыну хисе аңа да ят түгел. Сагынмаса, шулкадәр елап каршы алмас иде. Шул сагыну хисе киек кошларны мең-мең чакрымнар кичеп, туган җиргә кайтырга мәҗбүр итә дә бит инде.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: