Шәһри Казан

Санкцияләр бишьеллыгы

Биш еллыклар белән яшәүчеләр тагын бер вакыйганы билгеләп үтә ала – санкцияләр сугышы башланганга нәкъ шуның хәтле вакыт узган.

Көнбатышның Россиягә карата шундый адымга баруы әүвәл шок хәлендә калдырган булса, соңрак тәртә арасына басылды үзе – импорт алышынды, икътисад җайланды. Бу хәл АКШ белән Европа Союзын канәгатьләндерми, алар басымны көчәйтү мөмкинлекләре турында фикерләшә. АКШ үз гомерендә аерым кешеләр, компанияләр, дәүләтләргә карата 8 меңгә якын санкция кабул иткән.

Санкцияләр кичә-бүген генә барлыкка килмәгән, аның тарихы бик тирәнгә китә. Россиягә кагылышлыларын карасаң, Көнбатыш аны XVI гасырның беренче яртысында ук Явыз Иванга карата кулланган булган – Рим императоры Карл V рөхсәте белән, Европадан төрле һөнәр осталарын Мәскәү патшалыгына күчерергә телиләр. 300 кеше Мәскәүгә җибәрелә, әмма Ливония (хәзерге Литва белән Эстония җирләрендәге рыцарьлар дәүләте) күршесенең көчәеп китүеннән куркып, аның үтенече буенча белгечләр кулга алына. Шундый ук санкцияләр Петр I чорында да кабул ителә – Европа квалификацияле эшчеләрнең Россия­гә баруын теләми. Вербовка белән Россия генә шөгыльләнми, әмма санкцияләр аңа карата гына кабул ителә. Совет чорындагылары революциядән соң ук башланып, 1983 елга хәтле җае чыккан саен кабатланып тора, яңа Россиягә карата булган санкцияләр тарихы исә 1998 елда башлана – Иран белән атом-төш энергетикасы һәм ракета төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә шикләнеп, ун фәнни оешма «кара исемлек»кә эләгә.

Күргәнебезчә, басым ясауда кулланылучы әлеге алым бик популяр, әмма аңардан кем күбрәк зыян күрә? Санкцияләр сәяси режимны җимерергә сәләтле, диләр. Бу алым Көньяк Африка Республикасы белән Көньяк Родезиядә (Зимбабве) расачылар режимын бетерүдә мөһим рольне уйнаган, шуннан башкасын тарих хәтерләми. Ә икътисади санкцияләр астында булган Төньяк Корея белән Кубадагы сәяси режимнар үзләрен тыныч хис итә.

Реклама

Сигез мең санкциянең берничәсе генә нәтиҗә биргән, исәп аермасы бик зур һәм бу бәкегә чумуны хәтерләтә – бозлы су чыныктыра, әмма озак торудан мәгънә юк, зыяны гына бар. Санкцияләрнең югары даирәләргә зыяны күп, диләр, ә чынлыкта исә ул урта сыйныфка һәм ярлыларга күбрәк йогынты ясый. Бу исә җәмгыятьне уртак тышкы дошман алдында берләштерә генә.

Россиядә нәрсә үзгәрде соң? Рубльнең арзанаюы сәбәп­ле, бәяләрнең артуына китерде  һәм керемнәрнең күләме кимеде. Кайбер импорт товарлар юкка чыкты, әмма аны элек тә күпчелек кулланмый иде. Шунысын да онытмаска кирәк, санкция­ләр кертелгән 2014 ел – нефтькә бәяләр арзанайган чорга туры килде. Кайбер түрәләр чит илләргә чыгу мөмкинлегеннән колак какты, көнбатыш инвестицияләре кимеде. Ләкин уңай яклары да юк түгел: җитештерү дәрәҗәсе үсте, үзебездә җитештерелгәнне куллану күләме артты, күп компанияләр икътисад стратегияләрен яңабаштан карау нәтиҗәсендә, тышкы бурыч 30 процентка кимегән.

Белгечләр кайбер өлкәдәге үсеш тора-бара тискәре нәтиҗә дә бирә башларга мөмкин дип исәпли: импорт күләме кимү сәбәпле, авыл хуҗалыгы бүген үсештә, әмма чикләүләр бетерелгәч, алар читтән кергән азык-төлеккә көндәшлек тудыра алачакмы? Икътисадны төрләндерү турында моңарчы озак еллар буена сөйләнеп киленде, Көнбатыш белән ике арадан кара мәче узмаса, аңа омтылыш кайчан булыр иде әле, бу да – санкцияләрнең файдасы. Шулай ук Азия дәүләтләре белән элемтәләр ныгый башлады. Болар барысы да яхшы, әмма аның өчен зур тырышлык һәм вакыт кирәк. Блокададан чыгу юлларын эзләү генә түгел, аңа эләкмәү турында да уйланылса, тагын да шәп булачак әле. Ә кытай стратегы Сунь-цзы әйткәнчә, иң яхшы санкцияләр – булдырылмый калганнары. Сунь-цзы белми сөйләмәс, стратег бит ул. «Бер генә сугышның да илгә табыш китергәне юк, 100 сугышта 100 җиңү – көлке. Дошманны тар-мар итүче җиңүгә куркыныч чынбарлыкка әверелгәнче үк ирешкән», – дигән кытай стратегы. Санкцияләр менә шундый фәлсәфи уйларга да бирелдерә ул, кайчан әле Сунь-­цзы сүзләрен искә төшереп утырыр идең? Югыйсә ул безнең эрага хәтле 544-496 елларда ук яшәп киткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: