Шәһри Казан

"Шәһри Казан" газетасының төп бүләге – беренче укытучыга

Ишеттегез микән – яңа әбунәчеләребезгә авыр вазгыять хөкем сөргән вакытта әзме-күпме ярдәм итәргә уйлап, җиде атна буе “Шәһри Казан”га язылучылар арасында лотерея уйнаттык бит әле. Бүләкләр лаеклы ияләрен тапты.

Лотереяның шарты буенча иң зур бүләккә яңа әбунәчеләрнең барысы да дәгъва кылды. Онлайн, күпсанлы укучыларыбыз каршында барды ул. Компьютер экраннарына кереп китәрлек булып карап торабыз. Акыллы санак кемне сайлар?

Менә, ниһаять, бу сорауга да җавап табылды. Газетабызның иң зур бүләге Гөлсинә апа Шәмсетдиновага эләккән. Ул Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан.
Яңа Тинчәле – туган авылым. Һәм менә дүрт ел инде лаеклы ялдагы авылыбыз укытучыларын элеккеге тырыш укучылары, бүген уңышлы эшмәкәрләр ярдәме белән “Шәһри Казан”га яздыртабыз. Газетабызны үземә белем биргән остазларыма да укытасым килгәнгә.

Бу матур традицияне быел да дәвам иттек. Беренче ярты еллыкка Рүзинә Җәләлиева бүләк итсә, икенче ярты еллыкка Фоат Садретдинов юмартланды – 21 авылдашын газеталы итте. Ихластан зур рәхмәт аларга. Үз яхшылыклары игелек булып кайтсын. Язылу ысуллары нинди генә булса да, алар да безнең әбунәчеләр һәм лотереяда катнашу хокына да ияләр. Менә шулай бер бүләк икенче бүләкне тартып китергән. Гөлсинә апа Шәмсетдинова гомере буе башлангыч сыйныфларда укытты.

Реклама

Мөгаллимлек аларның нәселдән. Әтисе Рәхимҗан абый да гомер буе мәктәптә оештыру буенча директор урынбасары булды. Ә кызы Гөлсинә Шәмсетдинова бик күпләрнең кулыннан тотып язарга, иҗекләп укырга өйрәткән беренче укытучысы. Димәк, бүләк бик лаек туры килгән!
Һөнәре белән генә түгел, бөтен гомере белән лаек ул бу бүләккә. Иреннән бик яшьли өч бала белән тол калып, аларны илгә-көнгә лаек итеп үстергән хөрмәтле әни, дәү әни дә ул бүген. Балаларында игелек-шәфкать, хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияли алуы да күпләрне сокландыра. Улы башка яшьләр кебек бәхетне читтән эзләмичә туган авылында тапкан. Күрше Чувашстанның иң уңган-булган кызын үзенә хатын итеп алып, ике ул үстергәннәр. Бер түбә астында олысы-кечесе гөрләшеп яши. Оныклар да зурлар инде. Егетләр. Берсе укуын тәмалагач та авылга кайтырга уйлый, ди. Әтисенең эшен дәвам итәргә. Гаҗәп түгел, кечкенәдән туган як басуларында эшләп үскән егет.

Гөлсинә апа авылыбыз мәдәрсәсендә дини белем дә алган. Коръән укуый алуына шатланып туя алмый.
 Менә шушындый кешегә эләккән безнең иң зур бүләгебез. Хәер, алай дисәң язылучыларның барысы да бүләкле бит инде. Кемгә атнага – өч, кемгә бер тапкыр берсеннән-берсе кызыклы язмалар белән шыплап тулган яңа сан булып килә ул бүләк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: