Шәһри Казан

Кызыл кәчтүм, законлы фахишәләр, кеше ашучы пычагы... Казанның бер музеена сәяхәт

Чорына карап, җинаятьләре дә төрле: сәгать, алтын, фатир каракларын – кара риелторлар, акча урлаучыларны – интернет мошенниклар алыштырган. Ялган детекторлары, алкотестор, күзәтү камералары...

Полиция хезмәте Россиядә Петр I заманында оеша. Ул чакта бу һөнәр ияләренең вазифалары, бурычлары да төгәл билгеләнмәгән була. Казанда әлеге хезмәт 1733 елда барлыкка килә. Бүген Татарстан башкаласында полиция хезмәтенең тарихын чагылдырган, ТАССР заманындагы җинаятьчелек белән тулырак танышырга мөмкинлек биргән үзенчәлекле урын бар. Ул – Эчке эшләр министрлыгының музее. Татарстан Президенты да музейны бик югары бәяләгән иде, анда чит ил туристларын җәлеп итәргә кирәк дигән тәкъдим дә җиткерде.

“ШК” журналистлары да әлеге музей белән танышып кайтты. Музейга нигез салучыларның берсе, Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә баш белгеч Людмила Мещерякова безгә полиция тарихындагы күпләр белеп бетермәгән серләрне чиште.

Каракның маңгаенда кләймә булган

Полиция хезмәтенең үсешен экспонатларга карап та күрергә була. Беренче залда – полициядә кулланылган ат арбасы, велосипед, 60нчы еллардагы сары төстәге милиция мотоцикллары, хәзерге заманны чагылдырган бүлмәдә – заманча полиция машинасы урын алган. Биредә барысы хронология тәртибендә күрсәтелгән. Сирәк очрый торган, уникаль экспонатлар да җитәрлек.

Революциягә кадәр тәртип бозучыларны рәхимсез җәзалаганнар: кыйнаганнар, үтергәннәр, кләймәләр салганнар. Маңгаена “В” хәрефе тамгаланган, ягъни карак (вор) дигән кләймә куелган кешеләр Казан губерниясендә еш очраган. Башкалар кемнең кем икәнен белеп торсын өчен эшләнгән бу. Полиция ярдәмчеләре каракларны куркытыр өчен кичләрен урамнарда агач “колотушкалар” белән шакылдатып йөргән.

Ул елларда полиция янгын сүндерү хезмәтен, башка хезмәтләрне дә үз эченә алган. Казанда янгыннар, урлау очраклары еш күзәтелгән. Полиция хезмәткәрләре хокук кына түгел, чисталыкны, ишегалларындагы тәртипне дә саклаган, паспортлар да биргән. Хәтта, Казанда законлы рәвештә эшләп килгән фахишәләр йортындагы (дом терпимости) кызларның сәламәтлеген дә контрольдә тотканнар. Ул йортның Кабан күле буенда, хәзерге Меңьеллык паркында урнашканлыгы билгеле. Казан университетында яхшы укучы студент егетләргә шул йортка чакыру билетлары бүләк итә торган булганнар. Язучы Лев Толстойның шул йортка йөргәне билгеле. Әлеге йорт революциядән соң гына ябыла, – дип сөйли Людмила ханым.

Зур ыгы-зыгы уяткан җинаять эшләренә музейда аерым урын бирелгән. Казан иконасын урлау, данлыклы “Кара маска” җинаятьчел төркемен тоткарлау, Шәкүр каракны хөкем итү дисеңме... 29 бандиттан торган “Тяп-ляп” төркеменнән тикшерүчегә язылган янау хаты, 80нче еллар башында Казанда күпләрне куркуга салган 14 яшьлек кызларның, хатын-кызларның башына җиткән, барлыгы 7 кешене ашаган каннибал Алексей Суклетинның корбаннарын үтергәндә кулланган пычагы да бар монда.

Казанда өч светофор була

1917 елда Казанда милиция оеша. Беренче милиционерлар коралланган гади халык, эшче крестьяннар була. Аларның хәтта аерым формалары да булмый башта: күн пәлтә - “кожанка”, фуражка, иң мөһиме – беләктәге “Кызыл милиция” дип язылган кызыл бәйләвеч.

Беренче погоннар да 1943 елларда гына барлыкка килә әле. Аңа кадәр милициянең дәрәҗәсен якасындагы шакмаклар, ромблар билгеләнә. Ул чактагы милиция директорларын бүгенге генералларга тиң дисәң дә ялгыш булмас. Эштә аеруча батырлык күрсәткән хезмәткәрләргә күн итек, костюмнар бирә торган булганнар. Ә иң зур бүләк – исемле корал. Сүз уңаеннан, 1930 елларда милициянең татар һәм рус телендә күп тираж белән стена газетасы басылган. Латин графикасын кулланып татарча язу милиция өлкәсендә 1920 еллардан бирле күзәтелә.

Реклама

1936 елда дәүләт автоинспекция хезмәте оеша. Республикада иң беренче машина йөртүчеләрнең берсе – Филлип Рудольфны ЮХИДИ җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул елларда Казанда машиналар саны 2 меңнән артык булган. Ә менә башкалада өч кенә светофор эшләгән. Аларны юл инспекторлары махсус ачкыч белән кулдан көйли торган булган.

Сугыш елларында күп милиция хезмәткәрләре фронтка алына. Кораллар, “похоронка”лар, ядрә тишкән савыт-саба арасыннан аерылып торган экспонат – гармунның үз тарихы. Ул сугыштан соң озак еллар эчке эшләр системасында эшләгән Дмитрий Мироновныкы икән. 1945 елның маенда Берлинда Бранденбург капкасы каршында шул гармунында уйнап утырган ул. “Мин вафат булгач, сугыш кичкән бу гармунымны Эчке эшләр министрлыгының музеена куярсыз”,– дип васыять әйткән булган.

Хокук саклау өлкәсендә хатын-кызлар элек-электән булган. Ә менә сугыш елларында алар аеруча артып киткән. Күбесе тикшерүчеләр, юлларда хәрәкәт юнәлешен күрсәтеп торучылар булып эшләгәннәр. Сугыш елларында ипи, токмач алыр өчен бирелә торган махсус карточкаларны, акчаны ялганлап ясау очраклары да арткан.

Эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән һәр министрга музейда аерым урын бирелгән. Сүз уңаеннан, фронтовик, хөрмәткә ия министрларның берсе – Салих Япеевка музей каршында бюст куярга һәм аның исемендәге сквер булдырырга уйлыйлар икән. Ремонт эшләре инде башланган.
2011 елдан полиция кабат үзенең тарихи исеменә үзгәртелә. Соңгы унеллыкны чагылдырган экспонатлар күп нәрсә турында сөйли. Чечен сугышында шартлау вакытында өчкә ярылган мылтык, экстремистларның китап эченә куелган шартлаткычлары, аяк киеме табанына яшеренгән наркотиклардан алып – участок полицияләренә гаиләсе белән яшәргә, эшләргә дә мөмкинлек биргән полиция йортларына кадәр бар монда. Күп нәрсә интерактив формада күрсәтелә. Экспонатларны тотып, киеп карарга да була.

Спецназ формасының башлыгын, бронежилетын үзең кигәннән соң гына 5-6 килограмм авырлыктагы киемнән ничек хезмәт итә икән болар дип шаккатасың? Мылтыкларны сүтеп җыярга була, кораллар турында мәгълүматлар укырга мөмкин. Тиздән интерактив квест оештырырга да уйлыйлар икән. Музейның үз кинозалы бар.

Елына карап җинаятьләре дә төрле: сәгать, алтын, фатир каракларын – кара риелторлар, акча урлаучыларны – интернет мошенниклар алыштырган. Ялган детекторлары, алкотестор, күзәтү камералары... Полиция хезмәтендә алымнар, җәзалар үзгәрсә дә, максат, бурычлар бер үк калган: намус, аек акыл белән тәртипне саклау.

Немец телендә текст язылган әлеге тактаны 70нче елларда Казандагы Бехтерев урамында урнашкан Эчке эшләр министрлыгының балалар бакчасын төзекләндергәндә тапканнар. Анда болай дип язылган: “Без әсирлеккә төшкән немецлар. Дәүләткә тәүлегенә 12шәр сәгать эшләдек. Моның өчен безгә 200 грамм ипи һәм 300 грамм борчак боткасы бирәләр иде. 1948 ел”.


1990 елларда популярлашкан “кызыл кәчтүмнәр”не (малиновый пиджак) хәзерге буын мәзәкләрдән генә ишетеп белә. Муенына калын алтын чылбыр таккан, бармакларына “печатка” кигән, зур гына чыбыксыз телефон тоткан “яңа руслар” өчен болай киенү бик текә булып саналган. 90нчы елларның беренче яртысында кайбер кануннарның йомшартылуы җинаятьләрне арттыра. Төрле төркемнәр барлыкка килә. Күп кеше караңгыда урамнарга чыгарга курка башлый. Үзе белән газ балоннары йөртә.

 

Анна Арахамия фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: