Шәһри Казан

“Спортчыларга хөкүмәт акча түли ала икән, радиолар белән дә эшләсен”

Җырчылар иҗаты радио һәм телевидение аша пропагандаланырга тиеш, дип саный Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

Реклама

- Радиолар җырларга теләгән җырчыларның ротация өчен дип акчаларын гына көтеп ятарга тиеш түгел. Спорт чараларында командаларга хөкүмәт иганәче була ала икән, шул ук уенчыларга акча түли ала икән, радиолар белән дә 50 гә 50 булса да эшләргә кирәк. Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны туган көне белән үлгән көнендә генә искә алмаска. Таһир Якуповларның җырлары иртәнге 11 дән кичке 5 кә кадәр бер тапкыр гына җырланырга тиеш түгел. Алар эфир вакытының 50 процентын алырга тиеш, дип саныйм мин. Татар теленә һәм өлкән җырчыларга хөрмәт шуннан башлана инде, - ди җырчы. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 август 2020 - 15:02
    Без имени
    Эфэрин