Шәһри Казан

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Хыялым − яраткан кешемне табып, бәхетле булу»

Үзенең моңнары белән халык мәхәббәтен яуларга өлгергән Сәйдә Мөхәммәтҗанованы соңгы вакытларда тамашачы юксына башлады. Чөнки аны һәрвакыт сәхнәдә күрәсе килә. Биш яшеннән үк зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлаган кызның рес­публикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә катнашмаган конкурсы калмагандыр. Моның өчен ул әнисе Зилә белән әтисе Айратка рәхмәтле. Кызларының талантын үстерә белделәр. Сәйдәгә быел 18 яшь тулды.

Мәскәү телевидениесендәге «Голос» тапшыруында чыгыш ясаганнан соң, Сәйдәнең тамашачысы тагын да артты. Бүген дә аңа интернет аша төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез изге теләкләрен юллый, аның белән очрашулар көтә.

Сәйдә белән очрашканда, үзем яраткан укытучыларымның берсе булган Дания апаны күргәндәй булам. Аның чибәрлеге, билләренә төшкән озын толымнары гына түгел, матур сөйләме дә оныгы Сәйдә Мөхәммәтҗановага күчкән, диярсең. Ире Әнвәр абый Мөхәммәтҗанов белән алар зыялы, күп яктан мәгълүматлы мөгаллим булдылар (аларның күп сыйфатлары уллары Айратка да бирелгән. Бүген ул да, әти-әнисе эшен дәвам итеп, мәктәптә эшли). Әгәр алар бүген исән-сау булсалар, оныкларының моңлы итеп җырлавына сөенеп, аның белән горурланып яшәрләр иде.

Сәйдәне тыңлаганда, моңның нәрсә икәнен аңлыйсың. Аның җырлавы тамашачыны моңландыра, күңелләрен сафландыра. Халык җырларын башкарганда, өлкән буын тамашачының күзләре яшькә төренә, чөнки ул аларга җан җылысын салып башкара.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова быел 4нче гимназия-интернатының 11нче сыйныфын тәмамлады. Аның үз алдына куйган планнары тормышка аштымы икән? Бу хакта үзе белән сөйләштек.

− Сәйдә, һәр бала мәктәп елларында ук киләчәккә уй-хыяллар, омтылышлар белән яши. Яраткан тамашачыларың үзеңне берәр музыка уку йортына укырга керер, дип күз алдына китергәннәрдер. Ни өчен башка уку йортын сайларга булдың? Әллә инде сәхнә туйдырдымы?

− Беләсезме, мине иҗат туйдырмады, ләкин үсә төшкәч, уйлана башлыйсың. Әтием консерваториягә укырга керүемне теләгән иде. «Аллаһы Тәгалә сиңа моңлы тавыш, талант биргән, син аны юкка чыгарасың», – диде ул. Мин исә башка юлны сайларга уйладым, чөнки алда күп юллар. Киләчәк турында да уйларга кирәк. Гаиләле булгач, хатын-кыз гастрольләргә йөри алмаска мөмкин. Шуңа күрә мин телләр буенча белгечлек алырга хыялландым. Имтиханнардан соң документларымны Мәскәүдәге гуманитар университетның халыкара мөнәсәбәтләр факультеты белән Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетына тапшыр­ган идем. Укырга керүем турында икесеннән дә хәбәр килде. Мәскәүдән соңрак килү сәбәпле, анда китәргә уйламадым. Билгеле инде, җыр барыбер минем белән кала. Әле шушы арада гына «Мирас» ансамбле белән Әстерханда хореография фестивалендә чыгыш ясап кайттык.

− Ни өчен көнчыгыш телләр факультетын сайладың?

− Миңа көнчыгыш телләр ошый. Телләр белү бик файдалы һәм кирәк нәрсә. Чит илләрдә дә дусларым күп. Алар белән аралашу өчен дә тел белү мөһим.
 

Реклама

− Сер түгел, син берничә ел элек Свердловск өлкәсеннән күченеп кайтканда, татарчаны бик яхшы белми идең. Татар гимназиясендә укуыңны дәвам итеп, тиз арада матур итеп татарча сөйләшергә өйрәндең. Аннары ни сәбәпле гимназияңне алыштырырга уйладың?
− Мин тәмамлаган 4нче гимназия-интернат кызлар гына укуы белән аерылып тора. Анда химия, информатика фәннәре инглиз телендә укытылды. Ул уку йортыннан соң яшьләр төрле төбәкләргә барып укырга керә. Шунысы бигрәк тә кызыктырды. Укыганда, беркөнне төрек дәресендә укытучы миннән: «Сәйдә, син татарча сөйләшкәндә русча уйлыйсыңмы, әллә үзебезнең телдәме?» – дип сорады. Шуннан соң ул мине шаккатырды. «Сез кайсы телдә уйлыйсыз, шул сезнең туган телегез була», – диде ул. Шушы сүзләр миңа татарча фикерләргә этәргеч булды.

− Гимназиядә җырдан тыш тагын ниләр белән мавыктың?

− Үземне концерт-кичәләр үткәргәндә, алып баручы буларак та сынап карадым. Минем өчен зур тәҗрибә булды бу.

− Ничек уйлыйсың, көнләшүчеләр бармы икән үзеңнән?

− Әйтә алмыйм, көнләшкәннәрен сизгәнем юк. Әмма үзем андыйларга битараф карыйм. Үзем дусларымның уңышларына сөенәм. Көнләшү дигән чир миңа ят нәрсә.

− Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Киләчәккә иң зур хыялың белән дә уртаклаш инде.

− Хыялым − яраткан кешемне табып, бәхетле булу. Тормышта бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм.

− Бүгенге җәмгыятьтә сине ниләр борчый, ниләр сөендерә?

− Мәктәпләрдә татар теленең кимүе борчый. Шул ук вакытта татар телен яклау­чылар булуы сөендерә. Безнең яшьләр татар теле өчен көрәшә. Шулай булгач, телебез юкка чыкмас, дип уйлыйм.

Люция Хәбибуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: