Шәһри Казан

Тагын ике үлем: Татарстанда коронавирустан үлүчеләре саны 41гә җитте

Кызганыч, соңгы көннәрдә республикада коронавирустан үлүчеләр турындагы хәбәрләр бермә-бер артып бара...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. Берсе Алабуга районы кешесе. 1934 елгы авыруны район хастаханәсенә китерәләр. Аңарда коронавирус табыла, ике яклы пневмония диагнозы куела. Хроник чирләре булганлыктан, хәле катлаулана. Дәвалауның нәтиҗәсе булмый, пациент үлә.
Казанда яшәүче 1948 елгы хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасы, коронавирус дигән шик белән, РКБдагы госпитальгә китерә. Аңа да ике яклы пневмония дигән диагноз куела. Аның да йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системасы белән бәйле хроник авырулары була. 27 июльдә пациент үлә. 
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклана.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: