Шәһри Казан

Таһир Әхкәмовның хәле авыр, әмма тотрыклы. Табибларга рәхмәт!

Республика клиник хастаханәсе табибларына гаиләбез исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, алар әтинең сәламәтлеге өчен көрәшә.

Кукмара районы көрәш командасының тренеры Таһир Әхкәмовка җитди операция ясалуы турында хәбәр иткән идек инде. Улы Заһир әйтүенчә, әтисенең хәле авыр, әмма тотрыклы.

Реклама

– Табиблар операция уңышлы булды, диагнозы билгеле, дип әйтте. Республика клиник хастаханәсе табибларына гаиләбез исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, алар әтинең сәламәтлеге өчен көрәшә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, – диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: