Шәһри Казан

Татар-башкорт көрәше нәрсәгә китерә?

Бүгенге очрашу бер спортчының хастаханәгә озатылуы белән төгәлләнде.

“Ак Барс” командасы капитаны Данис Зарипов “Салават Юлаев”ка каршы матчны төгәлли алмады – бүген ул бозда 5 минут чамасы гына уйнады.

Беренче периодта имгәнгән һөҗүмчене тиз арада хастаханәгә озатырга туры килгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, Зариповның баш мие селкенгән булырга мөмкин һәм аңа төгәл диагноз кую өчен томография узарга туры киләчәк.

Реклама

Данис Зарипов бу сезонда 51 матчта 27 (13+14) очко җыйды. Бу “Ак Барс” уенчылары арасында 7нче күрсәткеч.

“Ак Барс” - “Салават Юлаев” матчы 3:2 исәбенә казанлыларның җиңүе белән төгәлләнде. “Ак Барс”ның плей-оффка кадәр тагын бер уен уздырасы – 27 февральдә Казанда “Автомобилист” белән очрашасы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: