Шәһри Казан

Татарстан табиблары коронавирусны дәваларга өйрәтәчәк

Татарстан табиблары Казахстандагы хезмәттәшләре белән COVID-19 дәвалау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Татарстан медиклары коронавируслы пациентларны дәвалауда ярдәм итәчәк.

Реклама

Татарстан табиблары Казахстанның Жамбылск өлкәсенә тәҗрибә алмашу һәм коронавируслы пациентларны дәвалауда ярдәм итү өчен киткәннәр.

"Бу ике яклы алмашу. Безнең табибларыбыз коронавирусны дәвалау, авыр авыруларны дәвалау моделен чагыштыру, медицина ярдәме күрсәтү структураларының ничек оештырылуын карау, үз эшләнмәләребезне күрсәтү буенча тәҗрибәләре белән уртаклашачак, - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.
Спикер хәбәр иткәнчә, Татарстанда СОVID-19 дәвалау буенча бай тәҗрибә тупланган, шуңа бәйле рәвештә Татарстан белгечләренең Казахстанга китүе бу юнәлештә эшне камилләштерергә ярдәм итәчәк.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: