Шәһри Казан

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 23кә җитте

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды, вирус идентификацияләнде», — дип сөйләде Галимова.

Казанда яшәүче 1942 елгы ир-атны 6 июнь авыр формадагы ике яклы полисегментар пневмония белән Казанның № 16 шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпиталенә салалар. Авыру хроник йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары аркасында катлаулана. 11 июньдә пациентның хәле начарлана, аны реанимациягә күчерәләр. 16 июньдә аның хәле кинәт начарлана, йөрәге туктый. Реанимацион гамәлләр ярдәм итми.

Реклама

1952 елгы хатын-кызны авыр формадагы вируслы пневмония аркасында катлауланган коронавирус инфекциясе белән 20 июньдә Чистай үзәк хастаханәсенә салалар. Хатын-кызның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Ул 26 июньдә вафат булган, дип яза Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 июль 2020 - 15:46
    Без имени
    Кон саен диегез. Кон саен! Безнен Чаллыда таныш-белешлэр арасында гына никадэр кеше вафат булды. Пневмониядэн. Мондый челлэдэ пневмониядэн короновирус элэкмэгэн булса, кырылмыйлар бит.