Шәһри Казан

Тәрәзә төбендә сабыйларны үлем сагалый

Һәр елны Татарстан хастаханәләренә тәрәзәдән егылып төшкән 10лап бала китерелә.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче өч яшьлек баланың үлем сәбәбе москит челтәре булды. Ул тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак булды. Түбән Камада 5нче каттан егылып төшкән баланың исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Ул да москит челтәренә таянган булган...

Күз ачып йомганчы

Өч яшьлек баланың гомере өзелүе хакындагы хәбәр кемне генә битараф калдырды икән. Социаль челтәрләр буйлап таралган кадрлар – ата-ананың елавы, полиция хезмәткәрләренең тыз-быз йөрүе... Каза урыныннан ерак түгел москит челтәре ята. Нәкь менә әлеге җайланма фаҗиганең төп сәбәпчесе булган да инде. Шуңа таянган бала 9нчы каттан егылып төшеп һәлак булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, фаҗига булган вакытта, әни кеше кече баласы янында булган. Шул арада малай тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тәрәзәне ачып, москит челтәренә таянган. Кызганыч, җайланма баланы чыдатмаган һәм сабый түбәнгә очкан.

– Күп кенә ата-аналар москит челтәрен ышанычлы киртә дип саный, – диде Шептицкий безгә. – Әмма ул фатирны чебен-черкиләрдән генә саклый, ә баланың авырлыгына исәпләнмәгән. Хәтта беренче каттан егылып төшү дә бала өчен аянычлы бетәргә мөмкин. Әгәр шуны исәпкә алсак, иң беренче кагыйдәне үтәргә – баланы күзәтүчесез ачык тәрәзәле бүлмәдә калдырмаска кирәк.

Москит челтәре Түбән Камада килеп чыккан икенче фаҗиганең дә сәбәпчесе булган. Биредә кызчык бишенче каттан егылып төшкән. Аның исән калуын, могҗиза димичә, ни дисең. Ул озак кына реанимациядә ятканнан соң, гадәти палатага күчерелгән. Туганнары әйтүенчә, акрынлап терелеп килә.

Саклык чарасы

Бүлмәне җилләтү теләге – ел саен Россиядә йөзләгән гаиләне кара кайгыга батыра. Ата-аналар үз эшләре белән мәшгуль булып, балаларны караучысыз калдыралар. Сабыйлар исә берни абайламыйча, ачык тәрәзәгә менә. “Яшерен киртә” фаҗигадән саклап кала алмый.

Москит челтәре – ул фаҗигага бер адым дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, иң ныгытылган конструкция да баланың авырлыгын күтәрә алмый. Шуңа күрә сезнең кечкенә балагыз булса - махсус ныгытма кирәк. Белгечләр аны “блок бейби” дип атый. Алар күп төрле. Иң гадие – йөз сумнан башлана.

Белгеч киңәше

Казандагы тәрәзә җитештерү өчен комплектлау детальләре оешмасының филиалы директоры Айрат Вәлитов белән сөйләштек.

– Балалар куркынычсызлыгы – хәзер һәр тәрәзәгә карата язылган, аларга махсус балалар йозагы урнаштырылган, бу ГОСТта каралган. Шуңа күрә безнең белгечләр тәрәзә фурнитурасын сатып алган саен балалар иминлеге турында искәртә. Ата-аналар да бу хакта онытмасын, арзанга кызыкмыйча, балалар иминлеге турында уйлансыннар иде, – дип киңәш бирде ул.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин әйтүенчә, ачык тәрәзә бала өчен кызыктыргыч, сабый тәрәзә төбенә менә һәм санаулы вакыт эчендә фаҗига килеп чыгарга мөмкин.

Андрей Родыгин бала тәрәзә төбенә менмәсен өчен, аның янына җиһаз куймаска киңәш итә. Моннан тыш, чылбырлы жалюзи һәм рулонлы пәрдә куюда да саклык кирәк. Чөнки алар ярдәмендә яисә алар белән уйнау өчен бала тәрәзәгә менәргә мөмкин. “Сабыйларга тәрәзәләр янындагы караватта яки башка җиһазда сикерүне тыегыз”, – ди белгеч.

Реклама

Эссе көнне ачык тәрәзәләрдән башка булмый, билгеле. Фатирда балалар булганда нишләргә соң?

– Җилләткән вакытта форточкаларны гына ачарга кирәк. Шулай да тәрәзәне ачарга кирәк булса, аны 10 сантиметрдан да күбрәк ачарга ярамый, әмма бу да бәлага сәбәпче булырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, һәрдаим балага тәрәзәгә менү куркынычы турында аңлатырга кирәк, – ди Андрей Родыгин.

Психолог Регина Гайсина, билгеле бер яшькә кадәр балалар белән хәвеф-хәтәр һәм үлем турында сөйләшергә ярамый, дип белдерә.

Мәктәпкәчә балалар бу куркынычны, биеклек халәтен аңламаска да мөмкин һәм үлемнең нәрсә икәнен белеп бетерми. Без, психологлар, гомумән, мәктәп яшенә кадәр балаларны кеше каберенә, яисә кеше җирләгәндә алып барырга киңәш итмибез. Бу психикага зыянлы. 7-8 яшькә кадәрге балалар үзләрен үлемсез дип саный, үлемне аңлау хисе якынча 9 яшьтәге балаларда барлыкка килә. Ачык тәрәзәнең куркыныч һәм аянычлы нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми әле ул. Әгәр бала янында аның куркынычсызлык барлыкка килгән һәм ата-ана сабыеның иминлеген тәэмин итә алмый икән, бу ата-ана булырга син әле әзер түгел дигән сүз. Ата-ана – ул “телим һәм бир” түгел, ә “тиеш һәм кирәк”. Балаларны кызык өчен генә тапмыйлар, ә бала тәрбияләү өчен зур җаваплылык һәм олы мәхәббәт кирәк, – ди психолог.

Беренче катларда да тәрәзәләр куркыныч тудыра. Аларда бәла булдырмас өчен металл рәшәткәләр урнаштыру зарур. Әлеге ысул түбән этажларда иминлекне тәэмин итү өчен иң кулай ысул.

Шулай ук тәрәзәләр урнаштырганда махсус җайланма – фиксаторлар, рәшәткәләрне бары тик белгечләр генә куярга тиеш. Балаларның куркынычсызлыгы белән уйнарга ярамый. Бары тик ышанычлы гарантия бирүче фирмаларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип тулыландырды Айрат Вәлитов.

Бәла якында гына...

Әгәр дә үтеп баручы кеше баланың тәрәзә төбендә утыруын һәм егылып төшү ихтималын күрә икән, туктарга һәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин үтеп баручыларны фатирга кадәр күтәрелсен һәм әлеге баланың әти-әниләренә хәбәр итсеннәр, дип киңәш итә. Шул арада, коткаручылар килгәнче баланың тормышын саклап калу өчен, мөмкин булган очракта җәймә яки башка ныклы материал сузып тотарга кирәк.

Шулай ук бала белән аралашырга тырышыгыз, әгәр дә ул бәләкәй яшьтә икән, аның тәрәзәдә булу сәбәбен ачыкларга, кирәк булса тынычландырып карау һәм тәрәзә төбеннән фатирга төшәргә тәкъдим итү мөһим, – ди Родыгин.

Әгәр дә фаҗига котылгысыз, бала тәрәзәдән төшеп егылган икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе белгечләре ашыгыч ярдәм килгәнче биеклектән егылып төшкән бала белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр:

– Монда төп принцип – балага зыян китермәү. Үлгән кешене җылы юрган белән капларга һәм, мөмкин булганча, тимәскә кирәк. Әлбәттә, фаҗигага юлыккан ата-аналар һәм шаһитларга үз-үзләрен кулга алырга, зыян күрүчене күтәреп алудан тыелу бик кыен булачак. Ләкин, кызганычка каршы, нәкъ менә бу гамәлләр тагын да зуррак зыян китерергә мөмкин – чөнки баланың умыртка сөяге сынган булуы бар, һәм аның гәүдәсен дөрес урнаштырмау хәлне тагын да катлауландырачак. Яки зыян күрүчене борып яткырган вакытта аның сулышы яки йөрәк тибеше туктатарга мөмкин – бу очракта ашыгыч ярдәмнең медикаментлары һәм җиһазлар җыелмасы бар. Бердәнбер искәрмә – әгәр егылган бала аңсыз булса, ә авыз куышлыгыннан кан китсә, яисә косса - ул чагында аны бик сак кына ян-якка борырга кирәк.

Тикшерүчеләр фаҗигага шаһит булганнарга ашыгыч ярдәм диспетчерына үз телефон номерын калдырырга һәм гадәттән тыш хәл урынын ташлап китмәскә киңәш итә.

Һәр елны Татарстан хастаханәләренә якынча алганда тәрәзәдән егылып төшкән 10 бала китерелә, күпчелеге – малайлар. Аларның 80%ы – 5 яшьтән кечерәк. Тәрәзәдән егылып төшүләрнең 50%ы тәрәзәгә якын урнаштырылган җиһазлар белән бәйле.

Лилия Гайнуллина.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: