Шәһри Казан

Үтте гомер чокыр ямап

Башкалада юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре өчен быел 7,5 миллиард сум бирелгән.

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин:”Мондый зур акчалар турында хыяллана гына идек. Әле 6 ел элек кенә дә юл чокырларын гына ямап азаплана идек. Хәзер эшләрне колачлы төстә алып бару мөмкинлеге тудырылды. Ядәм өчен федераль үзәккә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт!”-диде.

Трамвайда-”әйләнчек чире”

 Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, Казанның Зур боҗра юлының Борисково бистәсе участогындагы төзелеш- быелгы иң әһәмиятле проектларның берсе. Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәрге өлештә төзелеш узган елда ук башланды. Әлеге 810 метр участокта инженерлык коммуникацияләре күчерелде, күпер һәм җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе төзелә. Корылмалар төзегәндә хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган җәяүлеләр ихтияҗлары исәпкә алына.
-Быелның августына Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге өлештә юл төзелешен тәмамлап, трамвай линиясен “боҗра” рәвештә тоташтыру ниятләнелә. Нәтиҗәдә, 5нче трамвай маршруты 34 километрны тәшкил итәчәк, Россиядә иң озын маршрут булачак ул. Трамвай Казанның 6 районын колачлаячак,-диде Игорь Куляжев.

Еласаң, нәтиҗәсе бар

“Халык контроле”нә килгән үтенеч- гаризаларны һәм “Халык фронты” иҗтимагый хәрәкәтенең “Җимерелгән юллар картасы” интерактив проектында тәнкыйтьләнгән мисалларны исәпкә алып, быел Крутовская, Автосервис, Лукин, Авангард, Гагарин, Батыршин урамнары юллары төзекләндерелә. “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль программасы кысаларында, Патрис Лумумба, Тэц, Болотников, Фрунзе, Гвардия, 2нче Иске Аракчино һәм Рихард Зорге урамнары юллары яңартыла.

Реклама

Бистәләр сөенече

Салмачы, Коры елга, Киндери, Залесный, Северный, Кояшлы, Иске Горки, Яңа Юдино, Адмиралтия, Гривка, Олы Клыки, Вознесенское, Константиновка һәм Торфяная бистәләрендәге юллар төзекләндерелә. Казан тимер юл төене һәм 15нче бакчачылык ширкатләренә асфаль юл сузыла, әлеге ширкатьләргә 400 бакча кишәрлеге урнашкан. Привольный бистәсе янында Нокса елгасы аша күпер төзелешен быелның ахырына тәмамлау бурычы куелган.

Күл буена килсәң иде...

Иске Татар бистәсендә хәзер Шиһабетдин Мәрҗани урамы юлын капиталь төзекләндерү эшләре бара. Биредә юл өслегенә яңа асфальт түшәлә, тротуар яңартыла. Яшел зоналарга куаклар һәм чәчәкләр утыртыла.

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: