Шәһри Казан

Вахит Кулибины: «Бәрәңге ала торган җайланма эшлисем бар»

Кукмара районының Вахит авылында күпләр тракторны үз куллары белән җыя икән.

Без шуларның берсе – колхозда 32 ел комбайнчы булып эшләп, гел алдынгылар сафында барган Рәкыйп абый Нигъмәтуллин белән таныштык. Бүген ул лаек­лы ялда. Буш вакыты күп булгач, кулдан трактор җыйган, аңа чапкыч, сука, бәрәңге утырта һәм төбен өя, хәтта аның сабагын ура торган җайланманы да үзе эшләгән.

– Авыл җирендә яшәгәч, техникасыз булмый, мин һәр хуҗалыкның үзенең техникасы булырга тиеш дип саныйм. Бәрәңге эшкәртергә нәрсә кирәк, шуны ясап куйдым инде. Алдап торам икән – бәрәңгене ала торган җайланма эшлисем бар икән әле минем, – дип елмая ул.

1 тонна йөкне тарта ала торган тракторның нигезе булып җиденче модель иске «Жигули» машинасы тора. Двигателен кибеттән сатып алган. Бәрәңге сабагын чаба торган җайланманы өч чылбырлы итеп эшләгән. Чылбыр әйләнеп йөреп, сабакны кисә. Аңа машинаның тизлекне алмаштыру тартмасы куйган.

Рәкыйп абый печән чәчкеч тә, тирес түгә торган сәнәкле җайланма да ясаган әле. Соңыннан аның балта остасы булуын да белеп алдык. Өендә ул ясаган шкаф, өстәл, тумба, урындыклар тора.

Реклама

– Алтынчы класста укыганда, әнигә ярдәм булсын дип, урындыклар ясап сата идем. Бер урындыкны 1 сумга бирә идем. Ул акчага җиде- сигез ипи килә иде бугай, – ди оста. – 50нче еллар бу. Ул вакытта юньле коралы да юк иде. Көрәктән пычкы ясадым. Хәзер көрәкләр калын да, йомшак та. Ул чордагылары каты булгандыр. Каты булмаса, агачны кисеп булмас иде, ә менә аны 12-13 яшьлек малай ничек пычкы итеп кисә алгандыр, шуңа аптырыйм хәзер, – ди ул.

Рәкыйп абыйның әтисе сугышта үлеп калган. Ул әтисе сугышка киткәндә тумаган да әле. Ә менә кул эшенә осталыгы бабасыннан килә. Ул да балта остасы булган.

Яшьрәк вакытта Шәмәрдәнгә барып, аннан көзгеләр алып кайтып, аларны үзе ясаган тумбага утыртып саткан. Култык астына ике-өч көзгене кыстырып, 17 чакрымны җәяү йөри идем, ди ул.

Бүген Рәкыйп абый хатыны Ләбибә апа һәм улы гаиләсе белән яши. Ләбибә апа белән алар бер кыз, өч ул үстергән. Кызлары күрше авылда кияүдә. Өч улы да авылда төпләнеп калган. Аларның икесе аерым яши.
– Өч килен белән яшәгән чак­лар да булды. Бүген, Аллага шөкер, барысының да үз йорты бар. Бер улыбыз каршыда гына, икенчесе күрше урамда яши. Унбер оныгыбыз бар, – ди Ләбибә апа, горурланып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: