Шәһри Казан

Вируслы ялларны авылда гына үткәрик

Ял итү, сүз дә юк, яхшы нәрсә. Көн саен эшкә барам дип җыенасы түгел. Үз җаеңны карап кына өйдә, бакчада нәрсәләрдер майтарып була.

Быелгы ял башка еллардан әллә ни аерылмый да кебек. Тик ял итәсе килсә дә, ял итәргә әллә ни кәеф юк икән. Дөнья борчуы, сугыш вакыты кебек, һәркемнең күңеленә дә тими, борчымый калмаган. Мондый чакта миңа гына тимәсен, башкалар авырсын дип тә ятып булмый.

Диңгез вәгъдә иткән идек
Телибезме-теләмибезне бу вирус безне үзгәртте. Ел да диңгез буена баручылар да тыелып калды. Ялларын беренче тапкыр уздырырга теләүчеләр дә планнарын җимерергә булды. Арада барысына да күз йомып чыгып китүчеләр дә бар. Танышларыбыз Гыйнятуллиннар гаиләсе инде атна дәвамында Ялтада ял итә. Балалар да кәнәгать, гаилә башлыклары да зарланмый. Башкала хастаханәләренең берсендә шәфкать туташы булып эшләүче Айсилә Шәрипова гаиләсе белән шулай ук Сочига чыгып киткән. “Шундый арылды бу пандемия чорында. Минем башка җиргә чыгып китәсем килде. Монда бар да тәртип. Саклык чаралары күрелә. Рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин, иң мөһиме – диңгез. Балаларга диңгез вәгъдә иткән идек бит быел. Килдек инде, әмма юлда адым саен тикшерәләр. Температура да үлчиләр. Мин үзем шул вирус белән бәйле эштә эшләгәч, инде бернәрсәдән курыкмаска өйрәндем бугай”, – диде ул безгә телефоннан.

Реклама

Авыл да үзгәрде
Ял иткәндә, иң мөһиме бер халәттән икенчесенә күчү кирәктер ул. Мәсәлән, шул шәһәр тормышын авылга алмаштырып торырга. Гадәттә андый гына тәҗрибәне безнең арада атна азагында да кулланып караучылар җитәрлек. Җомга кич кайтабыз да якшәмбегә кадәр авылда әти-әнигә булышып киләбез. Аларның да күңелләрен күрәбез, үзебез дә ял иткәндәй булабыз. Дүшәмбе иртән эшкә килгәч кенә гәүдәне язып бетерә алмыйча азапланабыз кайчак.

Авылда, бигрәк тә аерым хуҗалыкта, социаль дистанцияне рәхәтләнеп сакларга була. Чык бәрәңге бакчасына, 20-30 сутый бакчада алабута утап кер. Җиләк-җимеш бакчасында эшлә, 15 сутый җирдә синең янга беркем чыгып та карамаячак. Аннан авыл өендә дә элеккечә халык күп түгел. Кайтканнар китми, чирләп киткәннәр кайтмыйча шәһәрдә калган. Гомумән, хәлләр бер яктан җиңел, күп кеше белән аралашасы юк. Урамга да көнгә чыгасы, бер тапкыр кибеткә генә барып кайтыштан. Анда да битлек-перчатканы калдырасы түгел. Утырып еласаң да, урамда бер кеше юк. Балалар сирәк кенә велосипедта йөреп кайта. Алар да элеккечә шау-гөр килеп күмәкләшеп йөрми. Кунакка да кермиләр. Ара-тирә булган мәҗлесләргә дә бик аз кеше чакырулы. Дөресен генә әйткәндә, кемнеңдер хәлен белеп кайту да кыен. Һаман йөреп торабыз, чир ияртеп кайткан булсак, дибез. Авылда да авыручылар арта, диләр.

Авыл авыл инде ул. Җанга рәхәт монда. Таныш урамнар, таныш сукмаклар... дип хыялланып утырып булмый хәзер. Барысына чикләр куелды. Өй тирәңдә эшләп, бакча уңышларын җыеп, балаларыңны үз яныңда тәрбияләп кенә ятасы да иде бит. Тик яллар ничек башлана, шулай үтеп тә китә. Матур яллар сезгә, чирләмәгез, сакланып кына ял итегез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: