Шәһри Казан

Волонтерлар — юл күрсәтүчеләр!

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү буенча сайлау комиссиясе белән бер сафта волонтерлар да эшли. Аларның эше, беренче чиратта, халык арасында аңлату эшләре алып барудан гыйбарәт.

- "Конституция волонтерлары”ның төп бурычы — ул мәгълүмат тарату. Алар халыкка Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр, тавыш бирү тәртибе хакында аңлатмалар бирде. Тавыш бирүләр бер атна дәвам иткәнлектән, бик күп нечкәлекләрне исәпкә алырга туры килде, - ди Анна Захматова.

Волонтерлар эшчәнлеге мәгълүмати үзәккә таянып эшләгән. Статистика буенча, “Конституция волонтерлары” сафларында 500 ирекле ярдәм күрсәтүче исәпләнгән. Алар кешеләргә Төп законда чагылыш табачак үзгәрешләр язылган 451 мең буклетны Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендәге мәгълүмати нокталар аша тараткан.

- Пенсияләрне индексацияләү, хайваннарга ярдәм итү, коммерцияле булмаган оешмаларга кагылышлы үзгәрешләр, волонтерларга ярдәм итү, яшьләргә кагылышлы үзгәрешләр — иң зур кызыксыну уяткан темалар булды, - ди ТР теләк белдерүчеләр мәгълүмати үзәге җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин.

Реклама

Хәзерге вакытта республикада 22 мәгълүмати нокта гамәлдә. Аларны җәмәгать урыннарында, паркларда, скверларда очратырга мөмкин.

Моннан тыш алар үзбикләнү режимын үтәгән яисә физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга телефоннан аңлату эшләре алып барган.

Сүз уңаеннан, “Конституция волонтеры” гадәти волонтерлардан аерыла. Чөнки алар илнең Төп законын өйрәнеп, аның буенча имтихан да тапшырган.

- Волонтерларга кайсы графага тамга куярга өйртәсезме, дип, провокацияле сораулар бирүчеләр дә булды. Искәртеп узам, волонтерлар корпусы – ул мәгълүмати кампания һәм алар кайдан нинди мәгълүмат уку, кайдан өйрәнү мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләр. Барлык сораулар да әлеге мәсьәләне өйрәнмәүдән килә. Волонтерлар андыйларга юл күрсәтүчеләр ролен үтәде, - ди Анна Захматова.

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: