Шәһри Казан

Яшь парлар бакчасында

Елга портыннан ерак түгел, Идел елгасы буенда диярлек, гадәти булмаган бер парк бар. Аны «Яшь парлар паркы» дип атыйлар. Карап торырга әллә ни зур түгел үзе, бер башыннан икенче башына ун минутта барып җитәргә була. Мәйданы 25 мең квадрат метр тирәсе.

Элегрәк яңа өйләнешүче парлар, ЗАГСта язы­лышып чыкканнан соң, биредә агачлар, куаклар утырта торган булган. Шуңа да парк­ны яшь парларныкы дип атаганнар.

Биредә нинди генә төр агачлар үсми. Ябалдашлары җиргә үк тиеп торган таллар, миләшләр, каеннар да бар. Паркка керү капкасында тимердән чүкеп ясалган пар кош­лар, ике балдак фигурасы каршы ала. Паркта чәчәкләр күзне иркәли. Ике яклап эскәмияләр урнаштырылган. Кичкә таба да якты монда, чөнки адым саен ут баганалары. Совет заманыннан калган комлыкларны да күрергә була. Спорт яратучылар өчен берничә турник та куелган. Дөрес, алар яңа түгел, таушалган сыман тоелды. Алай да турник янында яшьләр җыелган иде.

Ике җирдә гадәти булмаган үзенчәлекле сыннарга тап булдык. Берсе тамчыга охшаган, түгәрәк формада, икенчесе – уртача биеклектәге шакмак багана. Анысы паркның үзәгендә үк тора. Кызганыч, бу статуэткаларның нәрсә аңлатканын ачыклый алмадык. Үтеп баручы кешеләр дә белми булып чыкты. «Үзем дә гел карап узам мин аңа, нәрсә икәнен белмим. Бу парк турында күпләр белми бугай да инде. Кеше гадәттә күп булмый, шушы тирәдә яшәүчеләр генә килә кебек. Йә елга портына барганда парк аша узалар. Ә мин монда гел бабаем белән киләм, яшьлек елларын искә алабыз», – ди Әминә апа Хәйруллина, елмаеп. Ире дә сүзгә кушыла: «Элекке белән чагыштырганда, хәзер җир белән күк арасы инде, велосипедта, самокатта йөрергә теләгән кешеләргә дә юллар бар. Ак туй күлмәгеннән кәләш, кияү, туганнары килеп агач утыртканда, тагын да күңелле була иде әле, хәзер бу гадәт онытылды инде», – ди.

Реклама

Ә паркта яшь гаиләләр чынлап та күп. Күбесе коляскаларын тартып, баласы белән һава сулап йөри. Бер исерек тә очрады безгә, табигатькә хозурланып, тал төбендә утыра иде. Андыйлар да еш ял итә икән биредә.

Тарихка күз салсаң, әлеге парк XX гасырда ук барлыкка килгән. Берара парк ташландык хәлдә булган, аны төзекләндергәннәр, яңартканнар. Хәзер менә тагын мактанырлык түгел биредә. Ара-тирә экологлар җыештырса да, җирдә вак-төяк чүпләр аунап ята. Буявы кырылып беткән комлыкны санамаганда, балалар өчен уен мәйданчыклары да юк. Янәшәдә генә поезд юлы уза. Гел тавыш. Бәдрәф тә таба алмадык.


+ Кеше бик юк, ялгыз калырга теләүчеләр өчен уңайлы урын
+ Яшеллек күп
+ Елга портыннан ерак түгел, Идел буенда йөреп кайтыр­га була
Тавышлы урын, ерак түгел тимер юлы уза
Балаларга уен мәйданчыклары юк

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: