Шәһри Казан

Яшьләрнең үз парламенты

Парламент сайлаулары яшьләр арасында да үтте. Кемнең күпме тавыш җыйганын һәм нинди позиция биләгәнен ачыклау өчен, алар Татарстанның Яшьләр министрлыгына җыйналды.

Реклама

Билгеле булганча, – Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, 15 ел эшчәнлек алып барганнан соң, быел үзләрен Яшьләр парламентына үзгәртү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу яшьләр Дәүләт Советында үз фикерләрен җиткерү һәм яшьләр эшчәнлеген күбрәк кайгырта алсын өчен кирәк булды.
Без бергә, без булдырабыз, дуслар – яшьләрнең әлеге шигарьне кулланулары юкка түгел. Яшьләр парламентына кандидатлар арасында билгеле бер эшчәнлекне алып баручылар шактый күп. Яшь кандидатлар сайлауларда җәмгысы 23 282 тавыш җыйган. Уртак эшләр, уртак максатлар турында сөйләшү өчен, алар бөтен республиканы йөреп чыкканнар. Бигрәк тә «14.30» автобусының эшчәнлеге үзенчәлекле иде. Очрашулар барышында яшьләр үзләренә эшләрне дә байтак җыйды. Алар 5 сентябрьгә кадәр Татарстанның 6 шәһәрендә – Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, һәм Буада булды. Кандидатлар белән очрашулар онлайн аша алып барылды, социаль челтәрләр аша да эшчәнлекләрен күзәтергә була иде.
Очрашуга килгән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, яшьләр зур эш башлап җибәрделәр. Кешеләр белән сөйләшү, аларның теләкләрен тыңлау – заманча парламент куйган бурычларның башы гына. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшь парламент сайлаулары барышына бер­никадәр нәтиҗәләр дә ясады.
– Бу – яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа мөмкинлекләр. Барысы да җитди. Дебатлар, агитацияләр – барысы да чын парламенттагы кебек узды. 444 кешенең катнашырга теләк белдерүе – үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Сезнең үз сүзегез, позициягез бар. Без әле сайлау алды эшләрен йомгаклыйбыз. Алга таба сезгә ышанычлы булуыгызны, яшьләр мәнфәгатьләрен яктырту өчен эшчәнлегегезне исбатларга туры киләчәк», – диде министр.
Очрашуда сайлауларда катнашып та, үтмәгән яшь кандидатлар да бар иде. Аларны да киләчәктә министр Дамир Фәттахов башка юнәлешләр буенча катнаштырырга кирәк­лекне әйтте. «Безнең башка проектларыбыз да бик күп. Сезнең эшчәнлегегез, инициативагыз безнең өчен бик мөһим. Сез безгә кирәк», – диде ул.
Яшьләр парламентына соңгы нәтиҗәләр 20 сентябрьгә кадәр билгеле булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: