Шәһри Казан

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларны дөрес үтүен таныды

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлаулар оештырылган рәвештә, тыныч, дөрес үтте дип белдерде.

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауларга нәтиҗәләр ясалды. Утырышка сайлауда катнашкан партия вәкиләре һәм комиссия әгъзалары килгән иде. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлаулар оештырылган рәвештә, тыныч, дөрес үтте дип белдерде.

Реклама

Соңыннан комиссиянең хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган әгъзалары Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясау турындагы протоколга кул куйды. КПРФ һәм «Гадел Россия» партия вәкилләре протоколга үз фикерләрен кертте. Сайлау көнне Үзәк сайлау комиссиясенә фикерләрнең күбесе КПРФтан килгән. Сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова, аларны вакытында тикшердек, күбесенең нигезле булмавы ачыкланды, бу хакта язма җавап та бирелде, диде. Шикаятьләрнең күбесе комиссиядәгеләрнең сайлауга ничә кеше килүе турында әйтмәү, күзәтүчеләргә зал буйлап йөрмәскә өндәүләре белән бәйле. Тикшерү барышында тавыш бирү нәтиҗәләренә шик төшәрлек фактлар булмады, диде Надежда Борисова.

Исегезгә төшерәбез: алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына республика халкының 70,1 проценты килгән иде. Иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясе җыйды. Быелгы күрсәткеч – 72,43 процент. Икенче баскычта 10,74 процент тавыш белән КПРФ. “Справедливая Россия” 3,96 процент тавыш җыя алган. ЛДПР партиясе – 3,79, “Коммунисты России” – 3,65, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе” – 2,47, “Үсеш” партиясе 1,82 процент тавышка ия.
Яңа парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» урын алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: