Шәһри Казан

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Без аерылмадык, Аллам сакласын!"

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов аерылмаган. "Алла сакласын!", ди бу уңайдан Зәйнәб Фәрхетдинова үзе.

Интертат электрон газетасына биргән әңгәмәдә җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова бу хакта үзе шулай дигән.

- Сезне Зөфәр абый белән аерылган, диләр… Ник тамашачы шулай сөйли икән?

Бу сүзләр дөрес түгел. Нигә дип, мин бит үзем генә гастрольләргә чыгып киттем, аерым команда тупладым. Зөфәр: «Зәйнәб, мин бүтән эш белән шөгыльләнеп карыйм. Әгәр көчен җитә икән, үзең йөр», — диде. Ул нигәдер икенче юнәлешкә күчәргә теләде, аның башка эш белән шөгыльләнәсе килә. Без аерылмадык, Аллам сакласын.

Реклама

- Без Зөфәр абыйны җырчы буларак кына беләбез. Нинди ир ул?

Зөфәр, беренчедән, миңа стимул бирүче кеше. Әлбәттә, кәефемне бозган чаклары да була инде. Әмма без иҗат кешеләре буларак сәхнәдә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Зөфәр сәләтле, бик музыкаль кеше. Ул профессиональ яктан үз сүзен әйтә белә, мин аны аңлыйм.

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин: Зәйнәб Фәрхетдинова: «Дөреслек өчен көрәшүче депутат була алыр идем»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 31 июль 2020 - 15:52
    Без имени
    ДА ЛЮДИ УМЕЮТ СПЛЕТНИЧАТЬ ЕСЛИ ЧТО НЕ ТАК УВИДЯТ