16+

13 яшьлек кыз 20 яшьлек егеттән ике бала алып кайткан

Казанда 20 яшьлек Андрей Носковка карата ачылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Ул 13 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Моның нәтиҗәсендә, кыз 3 ел дәвамында ике бала алып кайта.

Тикшерүчеләр әйтүе буенча, 2009 елның кышында Андрей Носков шугалакта 13 яшьлек кыз белән таныша һәм соңыннан аның белән җенси мөнәсәбәткә керә. 2010 елда кыз Носковтан бала таба.
Бу хәлләрдән соң, аңа карата җинаять эше ачыла. Носковны эзли башлыйлар. 2011 елның октябрендә егетне кулга алалар: ул 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма 2011 елның июль һәм сентябрь айларында, эзләнүдә булганда ул тагын берничә тапкыр кызның өенә килә. Нәтиҗәдә, кыз тагын авырга уза һәм 2012 елның маенда Носковтан икенче баласын таба. Шунысы да билгеле: бәбиләргә ике көн кала, кыз үз-үзенә кул да салмакчы булган. Бу адымын ул бала табарга җыенуы өчен оят булуы һәм мәктәптәге имтиханнары өчен бик нык борчылуы белән аңлата.
Андрей Носков үз гаебен танымаган. Аның гаепле булуын дәлилли торган җирлек әзер, җинаять эше Казанның Вахитов районы судына җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading