16+

150 ел булмаган хәл: бер сәгать эчендә Уфа су астында калды (ВИДЕОЛАР)

Тау башында торса да, Уфаны су басты. Интернетта бер-бер артлы пәйда булган куркыныч видеоларны башта шаярту дип уйладылар. Әмма, кызганыч, бу чынбарлык иде.

Синоптиклар алдан ук һава торышының кинәт үзгәрүен хәбәр иткәннәр иде. Көннең беренче яртысында җылы һәм аяз булды. Аннары шәһәрне кап-кара болтылар чорнап алды да, караңгы төште һәм бертуктаусыз яңгыр һәм боз ява башлады. Бер сәгатьтән соң, юлда машиналар йөзеп йөри иде, офисларны, дәүләт учрежденияләрен, сәүдә үзәкләренең беренче катына су үтеп керде. Уфа урамнары коточкыч фильм кадрларын хәтерләтә иде.

Интернеттагы иң куркыныч видеоларның берсе: яшь ана коляска этеп, юл чыгып бара. Көчле агым колясканы йөздереп, машина тәгәрмәче астына алып китә. Үтеп баручы машина водителе чыга һәм баланы коткарып калалар.

Мондый хәлнең 150 ел булмаган. Айлык яңгыр явып киткәннән соң, Уфадагы пробкалар дистә километрлар тәшкил итте. Метеорологлар фаразлавынча, республикада алдагы көннәрдә дә яңгырлар дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading