16+

80 яшьлек Наилә апа көненә 20 чакрым җәяү йөри

Редакция белән районга командировкага барабыз. Олы юлдан бер кечкенә генә әби атлый. Бертуктамый машиналар йөргән трасса буйлап кая юл тота икән бу карчык? Кызыксынып туктадык. Бакчага барышы икән. Яңа танышыбыз Наилә апа Диярованы аз булса да утыртып бардык. Ул Дәрвишләр бистәсеннән бакчасына кадәр ун чакрым җәяү бара, җәяү кайта икән....

Редакция белән районга командировкага барабыз. Олы юлдан бер кечкенә генә әби атлый. Бертуктамый машиналар йөргән трасса буйлап кая юл тота икән бу карчык? Кызыксынып туктадык. Бакчага барышы икән. Яңа танышыбыз Наилә апа Диярованы аз булса да утыртып бардык. Ул Дәрвишләр бистәсеннән бакчасына кадәр ун чакрым җәяү бара, җәяү кайта икән. Сумкасына кипкән ипиләр тутырган, култык астына куртка кыстырган.
- Наилә апа, болары нәрсәгә? - дим, кулындагы әйберләренә ишарәләп.
- Куртканы оныгым кияр әле дип алдым, әй, кими лә инде ул аны, модный түгел ди, ә ипие виктория җиләгенә кирәк, әмма дә яхшы була инде җиләк үсентеләре төбен җебетелгән ипи белән аш­ласаң.
- Җиләкне үзегез өчен үстерәсезме?
- Сатам да. Үзебезгә дә. Сезгә дә бирәм, керегез әле бер үтеп барышлый.
- Рәхмәт. Бакчага еш барасызмы, көненә 20шәр чакрым җәяү йөреп, аякларыгыз авыртадыр бит?
- Барыбер авырта инде ул, йөрсәң дә, йөрмәсәң дә. Кичә дә бардым, бүген дә барам менә, кайчакта утыр­тып кайтучы машиналар очрый. Майдан автобус йөри башлаячак инде.
- Ничә яшь соң үзегезгә?
- 80 яшь тулды инде ми­ңа, сеңлем. Апас районының Балтай авылы кызы мин. Озак еллар медицина өлкәсендә эшләдем.
- Гаиләгез бардыр, балаларыгыз булышамы?
- Бабаем үлде инде, бер кызым бар. Оныгым, Аллага шөкер, өйләнде. Бик акыллы малай. Булышалар алар, тик үзем булганда тынычрак, үз җаема эшлим мин. Берүземә күкәй, бутерброд та җитә, балалар килгәч, табын әзерлисе килә бит инде, эш кала.
- Бакчагыз имин торганмы соң?
- Алюмин рәшәткәләрне каерып алып киткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading