16+

Адел Вафин Зәй юлында һәлакәткә очраган кешеләрнең хәлләрен белде (ВИДЕО)

Адел Вафин Зәй юлында һәлакәткә очраган кешеләрнең хәлләрен белде (ВИДЕО)

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй районында юл һәлакәтенә эләккән өч кешенең хәлен белде. Хәзерге вакытта алар Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә дәвалана.
- Барлыгы тугыз кеше республика хастаханәләрендә интенсив терапия бүлегендә ята. Бүгенгә бишесе авыр хәлдә. Казанда ятучы өч кешенең берсенең хәле яхшырды. Бүген төштән соң аны гади палатага күчерәчәкбез. Чаллыдагы өч авыруның берсе реанимациядән чыгарылачак. Әлмәттә автобус йөртүчене инде хастаханәдән чыгардык. Хәзерге вакытта ул полиция хезмәткәрләренә тикшерү эшләрендә ярдәм итә. Инде бүгеннән зыян күрүчеләр белән психологлар эшли. Хәзер алар шок хәленнән әкренләп "айный", шуңа да психологик ярдәм дә бик мөһим, - ди Адел Вафин.
Республика клиник хастаханәсендә ятучы ике кеше әле дә авыр хәлдә. Аларның тәннәренең 25 проценты янган, өске сулыш юллары, эч, баш, күкрәк читлеге, аяк-куллары зыян күргән.
Әлегә 14 кешенең шәхесе ачыкланмаган. Кичә республиканың суд-медицина экспертизасы бюросына аларның гәүдәләрен алып килгәннәр. Генетик тикшерүләр өчен биологик материал алганнар. Алар Татарстан буенча эксперт-криминалистика үзәгенә җибәрелгән.
- Ике кешенең шәхесен ачыкладык инде. Хәзер аларның мәетләрен туганнарына тапшыру мөмкинлеген карыйбыз. Калганнарының кемлеген ачыклау өчен кимендә ике көн китәр дип уйлыйм. Алынган биологик материаллар яраклы булмаса,озакарак та сузылачак. Хәзер якын туганнарының да анализларын алабыз. Фамилияләр буенча караган идек, автобуста ике гаилә булуы ачыкланды, - ди министр.
Адел Вафин табибларның эшен югары бәяләде. Юл һәлакәте урынына сигез минут эчендә Зәй районының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән, соңыннан Чаллы табиблары да килеп җиткән. Каты авыруларны "Ансат" вертолеты белән хастаханәгә илткәннәр.
- Табиблар тырышлыгы нәтиҗәсендә авырулар уңай динамика күрсәтә. Бүген ясалма сулыш аппараты белән яткан кеше, инде үзе сулый башлады, - диде Адел Вафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading