16+

Акчаны кире кайтаралар

«Россия 10» конкурсының икенче турына «Кол Шәриф»не яклап смс җибәргән кешеләрнең акчаларын кире кайтарачаклар. Кәрәзле элемтә операторлары әйтүенчә, офиска килергә яки гариза язарга кирәкмәячәк. Счеттан алынган акчалар баланска автомат рәвештә киләчәк. Телефон хуҗаларына моны кисәткән хәбәр дә килеп ирешәчәк. Бу исә «Россия 10» проекты-конкурсы җитәкчелегенең тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан санарга...

«Россия 10» конкурсының икенче турына «Кол Шәриф»не яклап смс җибәргән кешеләрнең акчаларын кире кайтарачаклар. Кәрәзле элемтә операторлары әйтүенчә, офиска килергә яки гариза язарга кирәкмәячәк. Счеттан алынган акчалар баланска автомат рәвештә киләчәк. Телефон хуҗаларына моны кисәткән хәбәр дә килеп ирешәчәк. Бу исә «Россия 10» проекты-конкурсы җитәкчелегенең тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан санарга карар итүе белән бәйле. 30 августта Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, «Чечня йөрәге» мәчете конкурсның өченче турында катнашмый, дип белдергән иде. Аныңча, игълан ителгән тавыш бирү нәтиҗәләре чынлыкка туры килми. Шуннан соң «Россия 10» проекты сайтында, тавыш бирү турындагы мәгълүматлар буенча техник аудит үткәрелә, дигән мәгълүмат пәйда булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading