16+

Акчасыз – эшләмим!

Кадрлар җитмәү бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе булып тора. Быел аңа аеруча зур игътибар биреләчәк. Яшьләрнең күбесе әлеге өлкәгә хезмәт хакы аз булу сәбәпле бармый (узган ел сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 15983 сум булган).

Акчасыз – эшләмим!

Кадрлар җитмәү бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе булып тора. Быел аңа аеруча зур игътибар биреләчәк. Яшьләрнең күбесе әлеге өлкәгә хезмәт хакы аз булу сәбәпле бармый (узган ел сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 15983 сум булган).

Авыл җиренә эшләргә исә 2012 елда 155 яшь табиб кайткан. Аларга программа нигезендә, ярдәм буларак, 1 млн 100 мең сум акча бирелгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең Казанда узган киңәйтелгән утырышында сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов кадрлар мәсьәләсенә аерым басым ясады. Әлеге чарада РФ Медицина профилактикасы, ашыгыч, беренчел медицина-санитар ярдәме һәм санатор-курорт эшчәнлеге департаменты директоры Анатолий Гулин, ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.
Айрат Фәррахов билгеләп узганча, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру аркасында, 2012 елда аны финанслау өч тапкырга арткан. Федераль премия күләме исә 1 млрд 440 млн сум булган. 2012 ел министрлык өчен сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасының төгәлләнү елы буларак та бик мөһим. Айрат Фәррахов, сәламәтлек саклауны модернизацияләүнең төбәк программалары әле 2013 елда да дәвам итәчәген әйтте.
Эшкә яраклы халыкның үлем сәбәпләренә килгәндә, соңгы вакытта кешеләр кан әйләнеше системасы белән бәйле авырулар (34,8 процент) аркасында үлә. Икенче урынны тышкы сәбәпләр алып тора (28,1 процент), онкология белән авырулар өченче урында тора (14,3 процент). Шулай ук миокард инфарктыннан үлүчеләр дә артып киткән. Аның каравы, наркомания узган елны 8 процентка кимегән, үз-үзләренә кул салу очраклары да 20,7 процентка төшкән.
Быелга куелган максат-бурычлар да күп. 2013 елда Казанда Азино микрорайонында Россиядә иң зур балалар дәваханәсен, Бөгелмәдә исә бала тудыру йортын ачу бурычлары тора. Казанның 1нче балалар хастаханәсен, Республика клиника йогышлы авырулар һәм Лениногорскида балалар хастаханәсен капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Авылдагы медицина турында әйткәндә, быел 75 фельдшер-акушерлык пункты төзелергә, 300 ФАП, 7 авыл хастаханәсе, 27 табиб амбулаториесе төзекләндерелергә тиеш.
2013 елда калкансыман биздәге яман шешне дәвалый торган ПЭТ-центр һәм радионуклид терапиясе бүлеге ачу да иң төп мәсьәләләрнең берсе булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading