16+

Аккош һәм Кабан күлләре танымаслык булып үзгәрәчәк

Россиядә быел иҗтимагый мохитне, ягъни паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча федераль программа башлана. Республиканың шушы юнәлештәге тәҗрибәсен өйрәнер өчен кичә Казанга илебезнең барлык төбәкләреннән 600гә якын кеше килде.

Аккош һәм Кабан күлләре танымаслык булып үзгәрәчәк

Россиядә быел иҗтимагый мохитне, ягъни паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча федераль программа башлана. Республиканың шушы юнәлештәге тәҗрибәсен өйрәнер өчен кичә Казанга илебезнең барлык төбәкләреннән 600гә якын кеше килде.

"Уңайлы шәһәр мохите булдыру" I нче Бөтенроссия семинарында катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

- Без иҗтимагый мохитне төзекләндерү буенча республика программасын инде ике ел элек үк башладык. Республикада 189 парк һәм сквер яңартылды. Иҗтимагый мохитне төзекләндерү эшләрендә төрле тармаклар катнаша: яшелләндерүчеләр, төзүчеләр, электр яктырткычлары куючылар, кече архитектура сыннары урнаштыручылар,-дип таныштырды Рөстәм Миңнеханов.- Иҗтимагый мохит ул җәмәгатьчелекнең хакимияткә карата мөнәсәбәтен дә билгели. Парк юк, өлкәннәргә ял итү өчен җыелышып утырыр урын юк икән, әлбәттә инде, канәгатьсезлек хисе туа. Яшел зоналарны төзекләндерү буенча программада быелга исәпләнелгән эшләребезнең дә колачы зур. Халыкның да иҗтимагый мохитне проектлауда фикер-тәкъдимнәре белән катнашуы кирәк.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин иҗтимагый мохитне төзекләндерү бурычы куйды. Әлеге бурычны гамәлгә ашыруда Татарстан республикасының тәҗрибәсен өйрәнү мөһим,- диде Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень.- Балалар, киләчәк буыннар кайда уйнар? Иҗтимагый мохитне төзекләндерү ул - киләчәкне кайгырту. Кайгырту тойган кеше үзе дә игътибарлы була. Ишегалларын төзекләндерүдә катнашкан яисә шимбә өмәләренә чыккан кеше корылмаларга карата сакчыл мөнәсәбәт күрсәтә. Кеше капиталы - иң зур байлык. Заманча эш урыннары булдыру белән беррәттән уңайлы мохит тә тудыру зарур.

Михаил Мень әйткәнчә, Россиядә 12 мең 145 муниципаль берәмлек исәпләнә. Бер мең кеше яшәүче торак пункт та иҗтимагый мохитне төзекләндерү буенча Россиякүләм программада катнаша ала. Быелгы чараларга федераль бюджетта 20 миллиард сум тәгаенләнгән.

- Хәзер тиз арада быелга планнарны барларга кирәк. Шәһәр халкы ишегалларын төзекләндергәндә беренче чиратта нәрсәләр күрергә теләвен әйтсен,- диде Михаил Мень,- әлбәттә, төзекләндерүләрне бер елда гына башкарып чыгып булмаячак. Иҗтимагый мохитне төзекләндерү максатында бишьеллык программа әзерләнәчәк.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Генераль советы секретаре урынбасары Ольга Баталина да иҗтимагый мохитне төзекләндерүдә "Татарстанның тәҗрибәсе зур, уңышлары искиткеч",- дип югары бәяләде.
- "Бердәм Россия" партиясе иҗтимагый мохитне төзекләндерү буенча әле 2011 елда ук башлангыч белән чыкты. Миллионлы шәһәрләрдә скверларны төзекләндерүгә федераль бюджеттан билгеле бер күләмдә финанс чыганаклары күчерүгә ирешелде,-диде Ольга Баталина.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе үзе дә, утыз мең кеше яшәүче торак пунктларда иҗтимагый мохитне төзекләндерү буенча быелгы чараларга, 500 миллион сум ярдәм фонды булдырган.
-Шәһәрләрдә уңайлы мохит тудыру буенча тагын бер махсус проект башладык. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлекләре халыктан ишегалларын төзекләндерү буенча гариза-мөрәҗәгатьләр туплый. Элек хакимият органнары төзекләндерү исемлегенә ишегалларын сайлап ала иде. Хәзер күп фатирлы йортларда яшәүчеләр гомүм җыелыш үткәреп, ишегалдын төзекләндерү турында үзләре дә "Бердәм Россия"нең төбәк бүлекләренә мөрәҗәгать җибәрә ала,-диде Ольга Баталина.

Башкалада иҗтимагый мохитне төзекләндерү "100 сквер" проекты белән старт алган иде. Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча Татарстан Президенты башлангычындагы программа эшләрне колачлы рәвештә үткәрү мөмкинлеге тудырган. Биш ел эчендә шәһәрнең 49 паркы һәм скверы яңартылды, әлеге эшләрне башкаруга ике миллиард сум тотылган. Предприятиеләр белән эшкуарлар да ярдәм күрсәтә. Казандагы 25 парк һәм скверның иганәчеләр советы бар. Хәзер башкалада парклар һәм скверлар саны - 137, ә яшел зона 354 гектар. Быел да паркларны һәм скверларны төзекләндерү дәвам итәчәк. Кабан күле, Аккош күле - шулар арасындагы зур проектлар булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading