16+

АКШ икътисади упкын чигендә

Бөтен дөнья бүген янә АКШ дәүләте эчендәге хәлләрне күзәтә. Эш - Американың 1 октябрьдән башланган яңа финанс елын бюджетсыз каршылавында. Шуның аркасында, бюджет турындагы закон кабул ителгәнче, ил көн саен 300 миллион доллар чамасы акчасын югалтып барачак. Бу хәл йөзләрчә мең дәүләт хезмәткәрләрен мәҗбүри түләүсез ялларга озатуны да китереп чыгарган....

Бөтен дөнья бүген янә АКШ дәүләте эчендәге хәлләрне күзәтә. Эш - Американың 1 октябрьдән башланган яңа финанс елын бюджетсыз каршылавында. Шуның аркасында, бюджет турындагы закон кабул ителгәнче, ил көн саен 300 миллион доллар чамасы акчасын югалтып барачак. Бу хәл йөзләрчә мең дәүләт хезмәткәрләрен мәҗбүри түләүсез ялларга озатуны да китереп чыгарган. «Нью-Йорк Таймс» газетасы белдерүенчә, НАСА аэрокосмик агентлыгы хезмәткәрләренең - 97, сәүдә министрлыгының - 87, энергетикларның - 69, Оборона министрлыгының 50 проценты «якты көннәр» җиткәнен көтеп, хәзер өйләрендә утырырга мәҗбүр. Хастаханә, почта, куркынычсызлык өчен җаваплы идарә тармаклары исә штатлы режимда бөтенләй бушлай эшләүгә күчкән. Хәтта музейлар белән парклар да эштән туктатылган.
Йомшак итеп кенә әйткәндә, әлеге аңлашылмаучанлык Обаманың АКШ Конгрессы белән уртак карарга килә алмавы нәтиҗәсендә туган. Обаманың сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы реформасы Конгресс утырышчыларының күңеленә хуш килмәве аркасында, хәзер бөтен ил халкы зыян күрә.
АКШның икътисади проблемалары әле генә башланмады. Дәүләт бурычы үскәннән-үсә барып, Америкага бүген банкротка чыгу куркынычы да яный. Анысы янына менә хәзер яңа финанс проблемасы да өстәлде. Шунысы гаҗәп: АКШ шул хәлдә дә башка илләрнең эчке эшләренә туктаусыз тыкшынып маташа. Үзе финанс упкынының кырыенда торган һәм дәүләте эчендәге проблемаларны хәл итә алмаган АКШ башка илләрне дөрес яшәргә өйрәтеп ятарлык дәрт һәм оптимизмны каян ала икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading