16+

АКШ тынычлык өчен?!.

Төньяк Кореяның чираттагы атом-төш сынауларын үткәрергә җыенганлыгы турында дөнья инде күптән шаулаша. Беренчеләрдән булып, бу хакта Көньяк Корея чаң суга башлады. Ул шартлауның үзенә зур зыяны булыр дип курка. Җирнең ясалма иярченнәре Пхеньянның атом-төш полигонында соңгы вакытта зур активлык күзәтелгәнен төшереп алган. Бу - Төньяк Кореяның яңа сынауларны якын арада...

Үзен 2005 елда атом-төш мәмләкәте дип игълан иткән Төньяк Корея андый сынауларны өч тапкыр - 2006, 2009, 2013 елларда үткәргән иде инде. Пхеньян яңа атом-төш шартлавының урыны һәм вакыты турында мәгълүматны ачарга ашыкмый. Дөньяның төп «татулык күгәрчене» − АКШ бу мәсьәләдә үзенең кискен реакциясен белгертергә өлгерде инде. Обама атна ахырында Япония белән Көньяк Кореяда булып, әлеге проблеманы ныклап өйрәнергә җыена.
Барак Обама кичә Кара диңгезгә юллаган хәрби корабның да ниятләре «изге». АКШ белдергәнчә, ул төбәктә тынычлык һәм татулыкны сакларга тиеш. Шулай ук бу гамәл Американың НАТО буенча мәсләктәшләренә хезмәттәшлекләрен үстерүдә АКШның кертеме буларак та эшләнелгән икән. Хәер, борын очыннан алып койрыгына кадәр коралланган хәрби йөзгеч татулык күрсәткече була аламы икән?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading