16+

Актаныш районыннан Ринат Ямиев айпад отты

"Татмедиа" Акционерлык җәмгыяте үз укучыларын гел барлап, төрледән-төрле конкурслар үткәреп тора.

Актаныш районыннан Ринат Ямиев айпад отты

"Татмедиа" Акционерлык җәмгыяте үз укучыларын гел барлап, төрледән-төрле конкурслар үткәреп тора.

Актаныш районының Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев 2015 елның беренче ярты еллыгында 5449,58 сумлык газета-журналларга язылып, иң зур бүләкне - Айпад алуга иреште. Икенче урынга - фотоаппарат һәм яңадан 50 кешегә кызыксындыру бүләкләре - китаплар, канцтоварлар тапшырылды. Конкурс дәвам итә, 2015 елның икенче ярты еллыгы өчен дә "Татмедиа" Акционерлык җәмгыяте кергән 99 газетаның, 21 журналның җаныгыз теләгәннәренә язылып, Айпад оту мөмкинлеге бар.

Без исә үткән конкурста канашып, кызыксындыру бүләгенә ия булган газета укучыларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.

Галишан Нуриәхмәт, Казан шәһәре, юрист:

- Гомер буе газета-журналлардан аерылганым юк. Бүгенге көндә ун газета журнал алдырам. Оныклар өчен дә яздырдым. Үзем укыганнан соң Башкортстанга сеңелләргә дә җибәрәм, дусларга укытам. Мәдәният, әдәбият, мәгариф турында укырга яратам. Хәзерге вакытта пенсионерлар өчен газеталарга яздыру кыйммәтрәк.

Шамил Фәтхуллин, Казан шәһәре, икътисадчы:

- Мин бер сыйныф та татарча укыган кеше түгел. "Шәһри Казан" газетасы аша әйбәтләп татарча укырга өйрәндем. Элек киосктан алып укыдым, инде шактый еллар өйгә яздырам. Мәдәният, сәнгать турындагы язмалар бик якын. Моннан берничә ел элек чыккан Салих Сәйдәшевкә багышланган китапның да мөхәррире булган идем. Казахстанда Габдулла Тукайга һәйкәл куйдырганда башлап йөрергә туры килде, бу эшне башкарыпп чыгуыбызга да мин бик шатмын. Фатирымда төрле темага багышланган әдәбият күп. Киштәмдәге китаплар аша гына һөнәремне ачыкларга теләүчеләр гел буталып бетәләр. Медицина, философия, тарих... Бар өлкәдә минем өчен мавыктыргыч.

Шулай ук Розалия Марданова, Люция Хәмидуллиналарга да истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Фото sntat.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading