16+

«Акыл фабрикасы» нәрсә җитештерә?

3-6 декабрь көннәрендә «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе эшләде.

«Акыл фабрикасы» нәрсә җитештерә?

3-6 декабрь көннәрендә «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе эшләде.

Анда милләт дип янып йөрүче Татарстанның яшьләр оешмаларыннан, 20 төбәктән һәм 3 чит илдән, шул исәптән Латвия, Казахстан, Мәскәү, Чиләбе, Башкортстаннан катнашучылар бар иде.

«Акыл фабрикасы»нда яшь­ләрне теге яисә бу проектны үз төбәкләрендә ничек итеп оештырырга өйрәттеләр. Проект ике дәүләт телендә барды, мәктәптә катнашучыларга лицензияле сертификат тапшырдылар. «Фабрика» өч көн дәвамында ниләр генә эшләмәде. Әйтик, «Түбәтәй» фастфуд челтәрен булдыручыларның берсе Солтан Сафин укучыларга үз брендын булдыру турында сөйләде. Татар милли ризыклары сатып алучыларга күпләп тәкъдим ителгән вакытта бу актуаль һәм кызыклы тема иде.

Укучылар вакыйгалы туризм, эчке туризм, татар туристик маршрутлары кебек лекцияләр тыңлады. Тарихчы Дамир Исхаков исә яшьләрне тарихтагы каршылыклы вакыйгалар белән таныштырды, хәтер каршылыгы мәсьәләсен күтәрде. Бу дәрес бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен кирәк иде. Һәр дәрес уңыш сере, куйган максатларга ирешү ысуллары кебек сорауларга җавап буларак яңгырады.

- Бу юлы «Акыл ­фабрикасы» тарих һәм туризмга багышланды. Алга таба бәлки тәрбия, медиа, пиар өлкәләре буенча дәресләр үткәрербез. Безнең максат яшьләрдә гражданлык үзаңын булдыру, аларның үз фикерен башкаларга җиткерә белүгә ирешү иде. Яшьләр бигрәк тә Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» (Гөлназ Бәдретдин чыгыш ясады) чарасын һәм Ләйсән белән Айдар Мәрданшиннарның «Татарча айдентика» татар дизайны проектын үз итте. Төбәкләрдә дә шундый кызыклы чаралар, проектлар тормышка ашырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, - диде «Акыл фабрикасы» матбугат хезмәткәре Гүзәлия Гыйниятуллина.

Соңгы көндә укучылар, алты төркемгә бүленеп, татар туризмы белән бәйле проектларын тәкъдим итте. Алар үзләренең шәһәр һәм авылларына, төбәкләренә бәйле рәвештә (тарихи татар биналары, татар зыялылары) маршрут төзеде.

Биредә киемгә карап каршы алсалар, акылга карап озаталар. Милли рух катнашучыларның тышкы кыяфәтендә дә чагылды: калфак, изүле күлмәк, читек кигән кызлар мәктәпнең үзенә генә хас ямь өстәде. Ә инде биредә алган белемнәр бездә генә түгел, чит өлкәләрдә дә татарның милли рухын баетуга, үсүгә китерүе бәхәссез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading