16+

Аларның хезмәтенә дан җырлаучылар... кошлар

Мәгълүм булганча, бүген - Бөтендөнья кошлар көне. Язның гына түгел, гомумән яшәүнең тәмен белгән кешенең эшедер кошларны кайгырту, аерым алганда, сыерчык оясы ясау. Урал якларыннан килеп, Казанда төпләнеп калган Надежда Истратьевна һәм Петр Александрович Тулуповлар да әнә шул кавемнән.

Аларның хезмәтенә дан җырлаучылар... кошлар

Мәгълүм булганча, бүген - Бөтендөнья кошлар көне. Язның гына түгел, гомумән яшәүнең тәмен белгән кешенең эшедер кошларны кайгырту, аерым алганда, сыерчык оясы ясау. Урал якларыннан килеп, Казанда төпләнеп калган Надежда Истратьевна һәм Петр Александрович Тулуповлар да әнә шул кавемнән.

Былтыр үзләре ясаган сыерчык ояларын беренче тапкыр Алабугада уза торган Спас ярминкәсенә алып баргач, күңелләре үсеп, канатланып кайткан иде алар. Баксаң, алар кебек яшәүдән тәм таба белүчеләр күп икән бит! Яннарыннан кеше өзелмәде. Кызыксынып сүз катмаслык та түгел шул, Тулуповлар тәкъдим итә торган сыерчык ояларының төре генә дә уннан артып китә. Алар, сыерчыкларны гына түгел, песнәк, чыпчыкны да, хәтта тиенне дә куышлы итү ягында. Һәр ояның тышкы кыяфәте үзенә тартып торырлык итеп, бик хасиятләп эшләнгән. Дизайнер кулы сизелеп тора. Сыерчык оясының ние бар инде: як-ягына 4 такта да, түшәм белән идән һәм ишек урынына уемы булса, шул җитә, дияр бәлкем кемдер. Шулайдыр, әмма бу очракта әнә шул санап чыккан һәр деталь өф-өф итеп, «үчтекиләп» ясалган. Һәр ояның үз йөзе, үз исеме бар: «Рәхим итегез!», «Имәнкәй», «Чәчәкле», «Салават күпере», «Партизан» һ.б. Әнә «Бунгало» дип аталганы хәтта ки 250(!) детальдән тора.
- Иремнең куллары алтын: нигә тотынса - шуны коеп куя. Кечкенәдән кызыксынучан: фото эше дә, радио түгәрәкләре дә, балта эше дә бер дәрәҗәдә кызыксындыра аны. Элекке заманнарда өйдәге беренче киштәләрне суыткыч тартмасыннан бушаган такталардан минем дизайн буенча ясап куйган иде. Шуннан бирле, буш вакыты булса, ни дә булса ясау ягында. Шәһәрдән читтә остаханәбез бар. Агач эшләре шунда башкарыла. Иң беренче сыерчык оясын моннан 3 еллар элек ниндидер журналдан карап ясадык. Аны минем әнигә бүләк иттек. Сез аның сөенгәнен күрсәгез икән! - ди Надежда Истратьевна.
Хәзер инде дус-ишләре арасында бүләккә Тулуповларның сыерчык оясын алмаган кеше дә калмагандыр. Бик кадерле, олы куаныч китерә торган бүләк булып чыга ул. Кошларның бөтен тирә-якны ямьләп, олысын-кечесен сөендереп бер сайрап җибәрүе дә ни тора. Тулуповларның хезмәтләренә ахыр чиктә иң олы бәяне бирүчеләр дә нәкъ менә шул сайрар кошлар бит.
Әле шушы араларда гына узган «Арт-галерея. Казан» күргәзмәсендә дә Тулуповларның эшләре зур кызыксыну уятты. Егерме елдан артык биология укытканнан соң, һөнәрен үзгәртеп, дизайн, төзелеш, ремонт эшләре белән шөгыльләнүче Надежда Истратьевнага да, гомер буе төзүче, электромонтер булып эшләүче Петр Александровичка да сораулар күп яудырдылар ул көннәрдә.
...Тулуповларның сыерчык оялары аерым ихаталарга гына түгел, шәһәр паркларына да үзгә бер ямь өстәр иде. Кем күтәреп алыр икән моны?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading