16+

Александр Сидякин: «Әтиләр көне бәйрәме кирәк»

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасының язгы сессиясендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Александр Сидякин: «Әтиләр көне бәйрәме кирәк»

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасының язгы сессиясендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

- Барлыгы 225 федераль закон кабул ителде. Аларның күбесе - Россия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасына юлламасында куелган йөкләмәләрне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән социаль эчтәлектәге законнар, - диде Александр Сидякин.

Польшада совет чоры һәйкәлләрен җимерүгә юнәлтелгән сәясәткә протест йөзендә, Россия Дәүләт Думасы, Израильнең Киннесеты, ягъни парламенты белән берлектә, уртак карар чыгарган. Россия Федерациясе гражданлыгын алу процедурасы гадиләштерелгән.
Ил буенча өлешле торак төзелешендә четерекле мәсьәләгә әверелгән бер мең объект исәпләнә. Татарстанда кешеләр дә түләгән акча хисабына төзелә башлаган 29 йорт «сакаллы төзелеш»кә әйләнгән. Алардагы өлешчеләр - 6 мең кеше. Депутат әйткәнчә, өлешле төзелештә катнашучы гаиләләрне, шулай ук банклар банкротлыгыннан зыян күрүчеләрне яклап, махсус чаралар кабул ителгән. Авария хәлендәге тораклардан Россия буенча бер миллион кеше яңа фатирларга күчерелгән.

- Фатирларны түләүсез хосусыйлаштыру хокукы, минем башлангычта, чиксез вакытка озынайтылды, - диде Александр Сидякин. - Дәүләт Думасында тышкы төзекләндерү чараларына 26 миллиард сум билгеләнде, шуның бер миллиарды Татарстанга эләкте.

Журналистлар депутатны «ачы-төче» сорауларга күмде.
- Федераль үзәк белән Татарстан арасында шартнамә вәкаләтен озынайтуны кирәк дип саныйм. Барлык субъектлар да шартнамә кабул итү дәрәҗәсендә түгел, ә Татарстан моңа лаек. Республикада барлык предприятиеләр дә җитештерүчән эшли, салым түли. Шартнамә республика икътисадының күтәрелешенә этәргеч бирде. Россия унитар дәүләт түгел бит. Татарстанны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының федераль килешүне дәвам итү турындагы мөрәҗәгатьләрен хуплыйм, -диде Александр Сидякин.

Залдан яңгыраган сорауга колак салганда, Дәүләт Думасы депутатларының айлык хезмәт хакы - 700 мең сум. Александр Сидякин сораудан качмады: «Хезмәт хакым 700 мең түгел, ә 300 мең сум. Бу акчаларның шактый өлешен социаль чараларга, күп балалы гаиләләргә ярдәмгә бирәм», - диде.
Депутат Сидякин чираттагы җавабында аңлатканча, күп фатирлы йорттагы гомум антенна өчен әлеге антеннадан файдаланган кешеләр генә түләргә тиеш.

- Мәскәүдә «хрущевка»ларны сүтеп, аларда яшәүчеләргә яңа йортлардан бушлай фатирлар бирү кебек программаны Россия күләмендә куллану уйланыламы? - дип сорадым мин.

- Дәүләт Думасында бу мәсьәлә уйланыла, - диде депутат. - Ләкин барлык төбәкләрнең дә мондый мөмкинлеге юк. Мәскәү реновация эшләренә 300 миллиард сум билгеләде. Мәскәүдән соң «хрущевка»ларны бетерү эстафетасын Санкт-Петербург алырга исәпли. Олимпия уеннарына әзерлек кысаларында, Казан, мөгаен, өченче шәһәр булыр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының ир белән хатынның аерылышуына «киртәләр» куярга омтылышы, Александр Сидякин әйткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларында артык яклау тапмаган.

- Ир белән хатын бергә яши алмаслык чиккә җиткән икән, аларның аерылышуын ничек инде закон белән чикләргә була? - дип фикер йөртте Александр Сидякин. - Әтиләр көне бәйрәме кирәк. Әтиләр хөрмәтенә рәсми бәйрәмне законда нигезләргә омтылам. Әтиләр көне бәйрәме барыбер булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading