16+

Һаман салкын әле...

Салкынча, урыны белән юеш кар, яңгыр - алдагы көннәрдә безне тагын шундый һава торышы көтә.

Һаман салкын әле...

Салкынча, урыны белән юеш кар, яңгыр - алдагы көннәрдә безне тагын шундый һава торышы көтә.

Бүген көндез һава температурасы 1-6 градуска кадәр җылытачак. 5 апрель төнендә -3, +2 градус булуы көтелә, көндезге якта термометрлар -1,+4 градусны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Якшәмбе көнне дә һава торышының болытлы булуы көтелә. Төнлә -6 градус чамасы булса, көндез + 3 градуска кадәр җылытачак. Синоптикларның фаразларына караганда, киләсе атна башында да шушындый ук һава торышы саклана: явым төшемнәр көтелә, температура +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сүз уңаеннан, соңгы көннәрдә һава торышы әллә ни куандырмаса да, көзге культураларга быелгы салкыннар начар тәэсир итмәгән, аларның торышы яхшы, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты. Димәк, быел яхшы уңыш алырга өметләнергә була дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading