16+

Америкада яшәүче Гөлгенә Маккол: “Өйдә торырга өйрәндек”

Америкада яшәүче Гөлгенә Маккол үзләрендә коронавирус белән бәйле вазгыять хакында сөйләде.

Америкада яшәүче Гөлгенә Маккол: “Өйдә торырга өйрәндек”

Америкада яшәүче Гөлгенә Маккол үзләрендә коронавирус белән бәйле вазгыять хакында сөйләде.

Америкада яшәүче төркемдәшем Гөлгенә Лотфуллина-Маккол белән шалтыратышкан саен бер үк темага әйләнеп кайтабыз – коронавирус! Ул океан артында булса да, борчулар – уртак.

“Өйдә торырга өйрәндек”
– Бездә элек тә бар иде төрле ярдәмнәр. Кайберсе аларның азык-төлек, хәйрия банклары дип аталды, – дип сөйли Гөлгенә. – Хәйрия ашханәләре элек тә ярлы кешеләрне ашатты. Аннан эшсез калган кешеләргә ярдәм итәләр иде. Шушы пандемия чыккач, алар документ та сорап тормый башлады. Эшең бармы, юкмы – алдан игълан итәләр дә, һәрбер ял саен ризык тараталар. Кешеләр машина белән тезелеп баса. Без бармыйбыз, безнең, шөкер, эш бар. Ләкин күп кенә кеше шулай йөри башлады. Оешмалар марттан башлап әкренләп-әкренләп ябылды. Шәхси оешмалар бөтенләй ябылып бетте. Дәүләт оешмаларында кешеләрне кыскартып бетерделәр. Маяга акчасы булмаганнар, күбрәк ябыла. Күп кенә җирдә эшкә алабыз дигән язулар бар. Кешенең хәзер эшкә барасы килми. Өйдә торып өйрәнде. Бездә эшкә урнаштыру да бар. Пандемия вакытында эшкә урнаштырып торуның вакытын озаттылар. Марттан алып декабрьгә кадәр шунда теркәлеп, акча алып тордылар. Яз көне беренче стимулс дигән дәүләт ярдәме дә булды, хәзер икенчесен Сенатта карыйлар. Әле яңа президент сайлангач, аны тиз генә үткәреп җибәрә алмадылар. Аннан да гаиләләргә тагын акча киләчәк. Шуңа эшкә чыгарга атлыгып торучылар юк хәзер.

“Уку – атнага ике”
– Мәктәпләрдә эшчеләр күп кирәк. Балалар автобус белән йөри. Мәктәптә автобус йөртүчеләр, укытучылар җитми. Укытучы чирләсә, алыштыра торган укытучы була, алар кирәк, диләр. Бөтен госпитальләр-хастаханәләр шәфкать туташларына мохтаҗ. Безнең балалар яңа уку елыннан ике тапкыр гына мәктәпкә йөри. Дүшәмбе-сишәмбе өйдә укыйлар. Чәршәмбе беркем дә укымый. Ул көнне укытучылар яңа дәресләр әзерли, өй эшләрен тикшерә, балалар өй эше эшли. Калган ике көндә безнең балалар мәктәпкә барып укый, ике көн ял. Мәктәптән көн саен диярлек хәбәрләр килеп тора.
Бездә мәктәпләрне тулысынча карантинга җибәрү булмады. Ковидлы очраклар күп булса гына, уку туктатыла. Әлегә ябабыз дип әйтмәделәр. Һәр район моны үзе хәл итә.

Социаль ярдәмнәр
Президентка килгәндәаның вәкаләтләре 20 гыйнварда гына тулы хокукына керә. Аңа кадәр Трампның вәкаләтләрен тапшырасы бар, шуңа кадәр илдә әллә ни зур үзгәрешләр булмас дип көтелә. Ул әле үзенең командасын җыя. Социаль ярдәм программаларын гына әзерли. Бездә социаль ярдәмнәр дәүләттән дә бар, олы оешмалар да хәйрияче буларак ярдәм итә. Хәзер ярдәм күбрәк таратыла.

Онлайн ташламалар
– Битлек кию элек тә мәҗбүри булды. Ачык һавада, паркларда гына иркенләп йөрергә ярый иде. Хәзер ачык һавада булса да, социаль дистанцияне саклап булмаса, битлек кияргә тиешбез. Без атна элек кенә безнең Канзас-Сити шәһәренең яңа карарн чыгардылар. Бу атнада була торган “Рәхмәт көне”ндә 10 кешедән артык җыелмаска, ресторан-кибетләрдә кеше 50 проценттан артмаска тиеш. Бу атнада бездә Яңа ел ташланмалары башлана: кибетләрдә “кара җомга”лар уза. Ул да быел икенче төрле үтә. Хәзер бөтенесе онлайнга күчә. Бөтенесе заказ биреп кенә сатып ала. Ташламалар бер көн түгел, бер атна бара. Бу бер көндә халык шыгрым кибеткә тулмасын өчен дә эшләнә.

“Курку хисе кимемәде”
– Курку элек тә бар иде. Хәзер дә кимемәде. Элек тә, хәзер дә үлем-җитем күп. Яңалыклардан, Нью-Йоркта суыткыч камераларында кеше җәсәдләре белән тулы, дип укыгансыздыр. Кайбер кешеләрне җирләп тә бетерә алмаганнар бугай. Безнең шәһәрдә дә үлүчеләр бар. Яшенә карап тормый. Кайбер яшьрәк кешеләр дә үлеп китә. Элек булган шикәр чире, хроник чирләр, кан юллары авырулары булса, андый кешеләргә начаррак инде. Андыйларның хәлләре 12 тапкырга начаррак диләр. Кеше сакланырга тырыша. Бездә 90 процент кеше битлене дөрес киеп йөри. Аны борын астына төшереп киючеләр бик сирәк. Битлек тегеп сатучылар әле дә күп.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading