16+

Америкалы Гари Гуадагноло: «Миннән күреп, әти‑әнием дә татар теленә гашыйк»

Мин әтием (Тони Гуадагноло) һәм әнием (Беверли Гуадагноло) белән Казанда. Тел белгән, ил гизгән, дигән әйтем бар. Шушы көннәрдә генә татар телен өйрәнүче тагын бер танышым барлыкка килде. Ул 28 яшьлек америкалы Гари Гуадагноло. Аның белән очрашып сөйләшү, әңгәмә кору мөмкинлеге дә туды. - Гари, татар телен өйрәнүгә нәрсә сәбәпче...

Америкалы Гари Гуадагноло: «Миннән күреп, әти‑әнием дә татар теленә гашыйк»

Мин әтием (Тони Гуадагноло) һәм әнием (Беверли Гуадагноло) белән Казанда. Тел белгән, ил гизгән, дигән әйтем бар. Шушы көннәрдә генә татар телен өйрәнүче тагын бер танышым барлыкка килде. Ул 28 яшьлек америкалы Гари Гуадагноло. Аның белән очрашып сөйләшү, әңгәмә кору мөмкинлеге дә туды. - Гари, татар телен өйрәнүгә нәрсә сәбәпче...

Мин әтием (Тони Гуадагноло) һәм әнием (Беверли Гуадагноло) белән Казанда.

Тел белгән, ил гизгән, дигән әйтем бар. Шушы көннәрдә генә татар телен өйрәнүче тагын бер танышым барлыкка килде. Ул 28 яшьлек америкалы Гари Гуадагноло. Аның белән очрашып сөйләшү, әңгәмә кору мөмкинлеге дә туды.

- Гари, татар телен өйрәнүгә нәрсә сәбәпче булды? Казанда нинди максатлар белән син?
- Мин Төньяк Каролина университетының тарих факультетын тәмамладым. Хәзер аспирантурада укыйм. Беренче тапкыр татар теле, татар милләте турында фәнни җитәкчемнән ишеттем. Ул Саратов инкыйлабы белән кызыксына. Бераз татарлар турында да мәгълүматлы. Аспирантурага керер алдыннан мине ислам тәгълиматлары темасы кызыксындыра иде. Һәм озак уйлап тормадым, «Совет чоры башында Казанда руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләр» дигән темага диссертация язарга алындым. Ә бу теманы ачу өчен, әлбәттә, телне белү мөһим. Казанга татарча өйрәнергә махсус килдем. Ике ел рәттән ике ай дәвамында курсларга йөрдем. Инглиз, рус, алман, татар телләрендә иркен сөйләшәм. Минем төп максатым: америкалыларга татарлар, татар милләте турында сөйләү, аларга бу халыкның бөеклеген түкми‑чәчми җиткерү. Чөнки университетта укытам да бит әле. Ә бездә Россия дигәч, руслар турында гына күзаллау туа, биредә яшәүче башка милләтләр хакында күп кеше мәгълүматсыз.
- Бу теманы өйрәнү барышында нинди ачышлар ясадың?
- Минем шактый вакытым китапханәләрдә, архивларда үтә. Төрле документлар, кулъязмалар укыйм. Татарлар тормышы турындагы документлар минем өчен бик кызыклы. Әле күптән түгел генә Муса Җәлилнең үз кулы белән язган хатын таптым. Ул анда Казанга килүе татрабфакка укырга керүе хакында язган. Аяк киеме булмавын, бик авырлык белән генә яшәвен бәян иткән. Мин бу хакта мәкалә дә язып чыктым инде.
- Ә татар телен үзләштерү авыр булмадымы соң?
- Юк, авыр булмады! Татар теле җиңел бирелде. Ана теле онлайн проекты да нык ярдәм итте. Хәзер китаплар укып телемне шомартам. Америкада бер университетта татар телен өйрәнү буенча махсус программа эшләп килә иде. Мин шул программага эләгеп калдым. Кызганыч, хәзер ул, финанс ярдәме булмау сәбәпле, ябылды. Татар телен өйрәнергә теләге булган америкалылар өчен мөмкинлекләр кыскартылды дигән сүз инде бу.
- Татар мәдәнияте, сәнгате турында нәрсәләр беләсең?
- Мин Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал театрларына бик еш йөрим. Инде яратып укый торган авторларым да барлыкка килде. Гадел Кутуй ошый. Һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай иҗаты да таң калдыра.
- Казан ошыймы? Син монда кайчанга кадәр?
- Сентябрьдә килгән идем, декабрьдә китәм инде. Казан бик ошый. Монда үземне иркен хис итәм. Кешеләр ачык күңелле. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Әле җәй башында әти‑әнием дә килеп киткән иде. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә сәяхәт итәргә бардык. Ә Казанны алар аеруча ошатты.
- Әти-әни дигәннән, гаиләң белән дә таныштырып үт инде. Татар телен өйрәнүеңне алар ничек кабул итте?
- Американың Техас штатында туып үстем. Гаиләдә без икәү - энем бар. Ул бизнес белән шөгыльләнә. Әтием - дизайнер, әнием - хисапчы. Гади генә гаиләдән мин. Әти‑әни минем күп тел өйрәнергә теләгем булуны һәрвакыт хупладылар. Әле Казанга килгәч, миннән теге яки бу әйбернең татарча тәрҗемәсен сорап йөрделәр (елмая). Аларга да кызык.
- Әле үзең буйдакмы?
- Яратып йөргән кызым бар. Ул Америкада. Университетта укый.
- Үзең шикелле чит телләр, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә нинди киңәш бирәсең?
- Үҗәтлек кирәк. Алдыңа куйган максатларыңнан беркайчан да читкә тайпылмаска һәм инде нинди дә булса бер тел өйрәнәсең икән, һәрвакыт ул телдә сөйләшүчеләр белән аралашып торырга кирәк. Ә андый мөмкинлек булмаса, әдәби китаплар яхшы ярдәмче. Башка телдә язылган китапларны хәзер интернет челтәрләреннән дә табып укырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading