16+

Апрель акыллы яшьләрне туплады

«Сәләт»тә чираттагы зур чара - Республикакүләм яшьләр фәне атнасы гөрләп узды. Хәер, «фән атнасы» дигәч тә, чарада бары тик гыйлем гранитын «кимерү» белән генә шөгыльләнгәннәр икән, дип уйларга кирәкми. Аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, «Сәләт» иҗтимагый оешмасы Президенты Җәүдәт Сөләйманов белән шахмат уйнарга да вакыты булды яшьләрнең.

Апрель акыллы яшьләрне туплады

«Сәләт»тә чираттагы зур чара - Республикакүләм яшьләр фәне атнасы гөрләп узды. Хәер, «фән атнасы» дигәч тә, чарада бары тик гыйлем гранитын «кимерү» белән генә шөгыльләнгәннәр икән, дип уйларга кирәкми. Аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, «Сәләт» иҗтимагый оешмасы Президенты Җәүдәт Сөләйманов белән шахмат уйнарга да вакыты булды яшьләрнең.

Чара быел беренче тапкыр уздырылды. Проектның төп геройлары студентлар һәм мәктәп укучылары иде. Алар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Үзебезнең уен» кебек интеллектуаль уеннарда, шахмат турнирында, «Белем - җиһан ачкычы» дип аталган олимпиадада көч алышты. Проект кысаларында, социаль мәгариф академиясе, Студентлар лигасы һәм Россия гадел хокук академиясе белән берлектә, түгәрәк өстәл дә узды. «Түгәрәк өстәлдә Татарстанда яшьләр фәненең үсеше турында фикер алыштык. Һәр оешма үз проектларын тәкъдим итте. Бу түгәрәк өстәлдә шундый нәтиҗәгә килдек: май аенда, дүрт җәмгыять берләшеп, бер зур чара үткәрәчәкбез», - дип сөйләде проектның башкарма директоры - «Сәләт» клубының фән һәм мәгариф комитеты вице-президенты Эмиль Шәйдуллин.
Алда әйтелгәнчә, чарада фән белән генә шөгыльләнмәделәр. Яшьләрнең шахмат турнирын карарга килгән «Сәләт» президенты Җәүдәт Сөләйманов, түзмәде, үзе дә Студентлар лигасының яңа президенты Элкин Искәндәров белән бер партия уйнады. «Аккош күле» дип аталган иҗади түгәрәк яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу әзерләгән иде. Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казаннан килгән кызлар һәм егетләр аңа шигырь дә укыттылар, җырлаттылар да. Рифат үзе дә «Сәләт»тән ерак кеше түгел: 2003 елда сәлкеш булган, үз сүзләре белән әйтсәк, «сары футболка киеп, аланда йөгереп йөргән». Шуңа күрә, ул «Сәләт»тә үз кеше инде.
Һәр нәрсәнең, башы булган кебек, ахыры да була. Фән атнасының йомгаклау тантанасы кубокларга, рәхмәт хатларына, җылы сүзләргә, ихлас теләкләргә бай булды.
Апрель, менә шулай итеп, сәләтле һәм фән белән кызыксына торган яшьләрне бергә җыйды. Проектның башкарма директоры Эмиль Шәйдуллинның сүзләренә караганда, бу ел белән генә тукталып калмаска, киләчәктә чараны тагын да зуррак масштабка чыгарырга ниятлиләр. «Быел безнең пилот проект кына иде. Эшләп карадык, хаталарыбызны күрдек, икенче елга оештырганда аларны төзәтү өстендә эшләячәкбез. Проект тукталмый, хәзергә интернет киңлегенә күчеп тора. Социаль челтәрдә үз төркемебез бар, шунда аралашачакбыз», - ди Эмиль.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading