16+

Артта – җәй, алда – Универсиада

Мэр Илсур Метшин узган якшәмбедә Казан урамнары юлларын төзекләндерү барышын караганда бөкеләрдә утырган, хәтта юл һәлакәтенә дә тарыган.

Артта – җәй, алда – Универсиада

Мэр Илсур Метшин узган якшәмбедә Казан урамнары юлларын төзекләндерү барышын караганда бөкеләрдә утырган, хәтта юл һәлакәтенә дә тарыган.

- Ветеринария академиясеннән Совет районы хәрби комиссариатына кадәрге арада көндезге 11 сәгатьтә дә ике яклап бөке километр ярымга сузылган иде, - дип сөйләде Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. - Җитмәсә, бетон ташучы машина туктап торган автомобилем артына килеп төртелде. Син өченче рәттән, гомумән, йөрергә тиеш түгел, дим шоферга. Ул: «Мин бит бетон ташыйм», - ди.
Шәһәр башлыгы, бәрелешү әллә ни каты булмаганлыктан, шоферны кызганган, күрәсең, эшне зурга җибәрмәгән. Ә менә җитәкчеләргә шактый эләкте.
- Казанның Зур боҗра юлын төзү бернинди тәнкыйтьне дә күтәрә алмый. Бәя, «икеле» куярлык та түгел, бәя юк, чөнки эшләгән эш юк, - диде Илсур Метшин. Шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйповның 21 урам юлын төзекләндерү тәмамланганлыгы, 30 урам юлында эшләрнең баруы турында хәбәр итүе дә мэрны тынычландырмады. «Эш колачы зур, ләкин ашыгу сыйфатны киметергә тиеш түгел. Югыйсә безнең җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүләрен яңгыр яуган саен су баса. Мәскәү урамы юлын төзекләндерү күләмнәре дә бик җитди. Без анда зур-зур ташларны кубарабыз. Бәлки, алардан Пушкин үзе Карл Фукска кунакка баргандыр. Әмма бу графиктан калышу өчен сәбәп бирми», - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Ленин дамбасында Казансу аша салынучы күпердә дә төзелеш эшләренең акрын баруын тәнкыйтьләде. Өстәвенә биредә җылылык үткәргеч сузуда җитди хата җибәрелгән, торбалар тиешле сызыктан 1 метр түбәнгәрәк салынган. Нәтиҗәдә шәһәр үзәгенә җылылык килмәскә мөмкин, шунлыктан үткәргечне өскә күтәрергә туры киләчәк. Ә бу янә графикка суга.
Мэр Илсур Метшин «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе эшчеләренең юл төзелешләрендә актив хезмәт куюларын мактап телгә алды, барлык подрядчы оешмаларга да һәр аяз сәгатьләрне файдаланып, яңадан-яңа юл участокларын файдалануга тапшырырга боерды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading