16+

Аукционнар үткәргәндә хилафлыклар еш очрый

Монополиягә каршы ведомствога муниципаль һәм дәүләт заказ бирүчеләренә карата шикаятьләр шактый килә. Хокук бозулар, нигездә, капиталь төзекләндерү, төзелеш һәм юлларны рәткә китерү кебек өлкәләргә карый. Быел шундый 191 мөрәҗәгать алынган, шуларның 80 проценты дөрес дип табылган. Намуссыз заказ бирүчеләрдән 5 миллион сум штраф җыелган.

Ел барышында РФ Монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе заказлар урнаштыру өлкәсендә 104 тикшерү чарасы үткәргән. Хокук бозулар тикшерелгән 800 заказның яртысыннан артыгында табыла. Болар турында әлеге хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. «Урындагы түрәләр монополиягә каршы законнар белән яхшы таныш, әмма аукционнар үткәргән вакытта хилафлыклар еш очрый», - диде ул.
Ләкин, ведомство җитәкчесе әйтүенчә, хокук бозулар заказ бирүчеләрдә генә түгел, ә катнашучыларда да ачыклана. Мондый затларны бәйгеләрдә катнашудан ике елга мәхрүм итәләр. Бүген бу реестрда 55 компания исәпләнә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading