16+

Җавабың дөрес түгел

Ике татарстанлы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» клубы акыллы башларын җиңгән.

Җавабың дөрес түгел

Ике татарстанлы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» клубы акыллы башларын җиңгән.

«Беренче канал»да «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» клубы уеннарының көзге сериясе башланды. Беренче тапшыруда Алеся Мухина командасы җиңелергә мәҗбүр булды. Алар 3:6 белән оттырды. Ике призлы конверт исә Татарстанга җибәрелде. 13 нче «Интернет белгечләргә каршы» секторында компьютер Алабуга студенты Станислав Бедин җибәргән сорауны сайлап алды. Станислав «Англиянең футбол кубогында өченче арыслан кайда сурәтләнгән?» дигән сорау җибәргән булган. Ике арыслан кубокның тоткычын сурәтли. Уенда катнашучы команда әгъзалары, арысланның өченчесе касә эчендә, дип җаваплады. Тик дөрес җавап өченче арысланны кубокны баш өстенә күтәрүче команда капитаны сурәтли булып чыкты. Җиңүчегә 20 мең сум акча бирелде. Казанлы Михаил Чечеткинга тамашачылар фикере буенча унҗиде тапкыр иң яхшы уенчы исемен алган Илья Новиков белән көч сынашырга туры килде. Язучы Михаил Чечеткин «Римның башка халкы дип кемнәрне атыйлар?» дигән сорау җибәргән. Белгечләр китап дип җавап биреп ялгышты. Дөресе - статуялар. Әлеге соравы өчен Михаилның акча янчыгы 60 мең сумга калынайды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading