16+

Җавапсызлык дигән шайтан

Көнкүрештә үзебезнең күптөрле проблемаларыбызны хәл иткәндә, без бик еш «җавапсызлык чагылышы» дигән күренеш белән күзгә-күз очрашабыз. Бүгенге көндә барлык өлкәләрдә диярлек - медицинамы ул, социаль яклау хезмәтеме, паспорт өстәле бүлегеме, коммуналь хуҗалыкмы, башкасымы - шул артык җавапсызлык хөкем сөрә.

Җавапсызлык дигән шайтан

Көнкүрештә үзебезнең күптөрле проблемаларыбызны хәл иткәндә, без бик еш «җавапсызлык чагылышы» дигән күренеш белән күзгә-күз очрашабыз. Бүгенге көндә барлык өлкәләрдә диярлек - медицинамы ул, социаль яклау хезмәтеме, паспорт өстәле бүлегеме, коммуналь хуҗалыкмы, башкасымы - шул артык җавапсызлык хөкем сөрә.

Салкын караш
Ул хәл белән без аеруча да кәгазь эше белән йөргәндә, берәр кирәкле документны кулга төшерергә тырышканда, белешмә-фәлән кирәк булганда, кайчагында хәтта канун тарафыннан бирелгән хокукларыбызны яклап маташканда да очрашабыз. Шул эшләр артыннан йөргәндә, безгә билгеле ярдәм күрсәтергә тиешле затлар, күп очракта эшләренә салкын карап, күбебезгә артык булышлык күрсәтергә ашкынып тормыйлар. Бер кабинеттан икенчесенә куу, бүлмә ишек төпләрен таптау, белгечтән белгечкә йөртү башлана. Бер яктан караганда, аларны да аңлап була: көн саен дистәләгән кешене кабул итүдән, һәркайсының йомышын тыңлап, җавап, киңәшләр биреп утырудан алар да гарык булып бетәдер. Әмма көне буе ябык ишек артында чиратта торып, чиратсыз үтәргә маташучы намуссызлар белән тиргәшеп-талашып, кабинет хуҗасының көндезге ашка барып килгәнен көтеп үткәреп, ниһаять, кабул ителү «бәхетенә» ирешкәч, берәр белешмә җитмәүгә, документларны тәртипкә китереп бетерү кирәклегенә, берәр имза яки мөһер сугылмауга яисә тагын башка шундый вак-төяккә сылтап, борылып чыгарылу безнең дә ачуны нык кабарта.
Ишекне шакып кергәннән соң, өстәл артында утыручы тарафыннан риясыз елмаюга, җылы мөнәсәбәткә, эчкерсез ярдәмгә ни өчен арабыздан сирәкләребез генә лаек соң? Мәсьәләнең бу ягын туганлык яисә дуслык җепләре, югарыдан әмер-күрсәтмә бирелү яисә туарга мөмкин булган барлык аңлашылмаучанлыкларны, алдан хәстәрен күреп, акча бәрабәренә хәл итү генә чишәргә сәләтле. Әйтергә онытып торам икән, кайчагында андый бәхетнең чиратта беренче утырганнарга да елмаюы ихтимал, чөнки әле эшкә килгәч тә, хезмәткәрнең башы саф, кәефе күтәренке була. Тик шулай да күп очракта гади кеше өчен бу процедураның артык куанычы, рәхәте аз.

Ваемсызлык
Кайбер очракларда күп хезмәткәрләр тарафыннан җавапсызлыкның икенчерәк төрен - ваемсызлык чагылышын да күзәтергә туры килә. Алар берәр документны әзерләгәндә яисә рәсми кәгазьне тутырганда ялгышлык җибәрәләр дә, аннары аларның хаталарын төзәтү артыннан үзебезгә йөрергә кала. Ул сан, сүз, хәтта хәреф хатасы да булырга мөмкин. Безнең кәгазь боткасы заманында һәр җирдә үзеңнең паспортыңда язылганча «Илмур» түгел, ә Илнур икәнеңне исбатлап йөреп карале син! Ә дустыма йөрергә туры килде. Бу эштән туеп, тагын бер кат аңлатуларга, белешмәләр туплауга, ишекләр шакуга нигезләнгән газаплар аша үтеп, паспортын алыштырганнан соң гына, инде канунлы дәрәҗәдәге Илнур җиңел сулап куйды.
Икенче бер танышыма йортындагы телефоныннан файдаланган өчен түгәрәк кенә сан килеп төшкәч, күз алмалары чыгып очардай булган иде. Күптән кесә телефонының «сер-асылларына» төшенеп, йорт телефоныннан шәһәр номерларына гына шалтыратып, еллар буе абонент түләүләрен генә түләп килгәннән соң, мең сумнан артык акча «таләп иткән» түләү кәгазен кулына алгач, апаем бер мәлгә өнсез калган. Ярый әле югалып калу халәте озакка сузылмыйча, танышым элемтә белән тәэмин итүче оешмага шалтыраткан. Һәрхәлдә, бу шалтырату гына артык файда китермәгән, оешманың үзенә берничә тапкыр барып, исбатлап, таләп итеп йөргәннән соң гына, оешма хезмәткәрләре, хата җибәргәннәрен танып, ялгышларын төзәткәннәр. Күпме көч һәм нервы түккән ападан гафу үтенәсе урынга, бер артык теллерәге: «Үзегезне һәм безне мәшәкатьләп йөргәнче, шул сумманы түләп кенә куйсагыз, ни булган инде», - дигән кисәтү дә ясаган әле.
Илшат исемле дустым, шул ваемсызлык аркасында, үзенең тир түгеп эшләп алган тугыз мең акчасыннан колак кага язган. Янәсе, бухгалтер 29 меңне 20 мең дип ялгыш күргән икән. Бу ике санны бутарга бик кыен шул! Бухгалтериягә хаклык даулап мөрәҗәгать иткәннән соң, акчасын икенче хезмәт хакына өстәячәкбез, дип, сүз биргәннәр үзе. Хәер, очракның монысыннан, җавапсызлык күренеше булудан тыш, алдаларга маташу исе дә килә.

Битарафлык
Җавапсызлыкның тагын бер үсентесе дип битарафлыкны атар идем. Анысына үзен иртә таңнан бер көтү кеше көтеп утыруына карамастан, эшенә соңга калып килеп, килгәч тә, беренче эш итеп, чәй эчеп алулар, төшке аш вакытында тиешеннән артыкка югалып торулар керә. Ул - битараф, кешене хәтта бөтенләй күрми кебек.
Мәсьәләне телефон аша гына хәл итәргә тырышканда да шул битарафлыкка килеп терәләбез. Хезмәт күрсәтү, белешмә телефоннарына шалтырата-шалтырата, кайчагында җаның чыга. Телефон төбендә утыручы ул адәм заты йә трубканы алмый, йә өзеп куя, күрәсең, шул чәй эчү кебек берәр «җитди» эш белән мәшгуль буладыр инде. Шалтыратып туйгач, бу эшкә аннары кул селтисең. Беркөнне үзем дә бер оешмага ун тапкырлап шалтыратып, бары тик «нуль» игътибарга гына ирешкәч, алардан биегрәк кәнәфидә утыручы танышыма әләкләргә туры килде. «Башларын өзәм мин аларның хәзер!» - дигән иде - өзмәгән тагын, үзләре шалтыратып, дорфа гына булса да сөйләштеләр, теләгәнемә ирештем.

Чамадан тыш җаваплылык
Алдагылары җавапсызлык чагылышлары булды. Аннан бик үк ерак китмәгән, моның киресе булган артык җаваплылык турында да әйтми кала алмыйм. Ул да бик еш күзәтелә һәм шулай ук бик үк күңелгә ятышлы әйбер түгел.
Беркөнне дус кызым банкка акча алырга киткән. Кытайда яшәүче абыйсы моңа акча күчерү хезмәте буенча акча юллаган булган. Кассага чираты җиткәч, беренче карашка вак кына, әмма банк хезмәткәре сүзләренә караганда, бик җитди ялгышлык китүе ачыкланган - алучының исеме чит ил паспортында күрсәтелгәнчә үк түгел, акчаны җибәргәндә, бер хәреф хатасы киткән икән. Югыйсә паспорт номерының да саннары санга туры килә, беренче битендәге фотосурәттән дә дус кызым үзе «елмаеп тора». Ярар, бәлки, фотосы сыйфатсызрак булып, чын үзенә охшап ук бетмидер дә, әмма номерлары бертөрле ике паспорт була алмый бит инде! Юк, дус кызыма абыйсына шалтыратып, тегесе акча күчерү пунктына барып, исемен төзәтеп, акчаны яңадан җибәрергә туры килгән. Бу артык җаваплылык та түгел инде, төгәлрәк әйтсәк, артык җаваплы булып күренергә тырышып, кыланып маташу була торгандыр. Ә асылда бары шул ук кешене азаплауга кайтып кала.
Тагын бер мисал китерим. Мәктәп баласы, бер көн укуын калдырып, сырхауханәгә табибка күренергә барган да икенче көнне мәктәпкә шуны дәлилли торган белешмә кәгазен китергән. Укытучы белешмәне алай караган, болай караган, һәр яктан туры килә - мәктәптә булмавының сәбәбен аңлату да, табибның имзасы да, мөһере дә. Әмма үткер күзләр тәки бер хатаны эзләп тапкан, янәсе, белешмәдә тагын бер мөһер - теркәү бүлегенеке җитеп бетми икән. Укытучы, баланы шелтәләп, җитешсезлекне төзәтергә кушкан. Баланың әти-әнисенә икенче көнне яңадан сырхауханәгә барып, белешмәне тагын бер мөһерле итәргә туры килгән. Укытучыларның да артык җаваплылары очрый шул, ә бәлки кәефсез чагы гына булгандыр. Әмма тегеләй ни, болай ни - баланы нигә азаплап йөртергә, ул мөһер генә әллә ни зур роль уйнамый бит.
Инвалид коляскасында утыручы Айдарга да беркөнне шул чамадан тыш җаваплылык чагылышы белән очрашырга туры килгән. Казандагы сырхауханәгә күренергә барган, тиешле белгечләрне үткән, тагын бер табибның бәяләмәсе генә җитми калган. Ул табиб башка бинада утырганга, анда барып, чират алырга гына җыенган булган, бинада лифтларның эшләмәве ачыкланган. Ә табиб өченче катта. Айдарның озата баручысы, табиб янына менеп, бәлки, авыруның үзен күрергә кирәк тә түгелдер, дип белешеп караган, әмма табиб моның һичшиксез кирәкле эш икәнен белдергән. Ярдәмчеләр табып, Айдарны, коляскасы белән өченче катка күтәреп алып менеп, табиб янына керткәннәр. Тегесе исә: «Аякларыгыз оемыймы?» - дигән бары тик бер сорау гына биреп, оекбашларын салырга кушып, бармакларына бер генә күз салган да борып чыгарган. Тагын ярдәмчеләр табып, егетне беренче катка күтәреп төшерергә туры килгән.
Табибларыбызның авыруларны бер белгечтән икенчесенә имзалар һәм мөһер суктырулар артыннан куып йөртергә бик яратканын барыбыз да беләбез инде. Ансыз яши алмагач, авыруларның сәламәтрәкләрен чаптырсыннар алайса, ә аяклары беткән карт әби-бабайларны, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне шулай азаплап йөртмәсеннәр иде.
Шуңа охшаш тагын бер мисал китерим. Белгәнебезчә, инвалид кешеләргә ел саен, инвалидлыкларын дәлилләү өчен, яңабаштан бер көтү табибларда каралып, белешмәләр җыярга туры килә. Ахырдан махсус комиссия, ул документларны өйрәнеп, инвалидлыкны озайтыргамы, бетерергәме икән дигән карар чыгара. Артык җитди очрак булмаганда, бу аңлашыла инде, әмма аяклары яисә куллары өзелгән кешеләрне дә кайбер ВТЭКлар шулай иза чиктереп йөртәләр. Ул өзелгән очлык үсә алмый бит инде! Моны медицинага бернинди кагылышы булмаган кешеләр дә белә, ә табиблар ел саен дәлил таләп итә. Шулай итеп, алар үзләренең бик тә җаваплы булганлыкларын күрсәтәләр.
Җавапсызлык чагылышларыннан кайчан арынырбыз инде диясе килә дә, әмма бу «бет» тиз генә юкка чыгарга бер дә охшамаган. Киресенчә, торган саен аның намуссызрак, гади халыкны иза чиктергечрәк яңадан-яңа ысуллары барлыкка килеп кенә тора. Җылы мөнәсәбәт, якты караш, бер-берең белән җиңел аңлашу даирәсендә яшисе килә дә бит, әмма бу кыйммәтләрдән торган саен читләшә, ераклаша гына барабыз шул. Бу галәмәт өчен төпсез чокыр казырга вакыт - аңа каршы аяусыз көрәш башларга кирәк. Ә көрәшнең ысул-алымнарын, әйдәгез, бергәләшеп уйлап чыгарыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading