16+

Авария хәлендәге йортта яшәүчеләр яңа фатирларга күченергә теләмиләр?!

Татарстанда халыкның 60 проценты күп фатирлы йортларда яши. Аларның көнкүреше коммуналь хезмәтләрдән башка мөмкин түгел.

Авария хәлендәге йортта яшәүчеләр яңа фатирларга күченергә теләмиләр?!

Татарстанда халыкның 60 проценты күп фатирлы йортларда яши. Аларның көнкүреше коммуналь хезмәтләрдән башка мөмкин түгел.

Йортның тугызынчы катына утын күтәреп, чиләк-көянтә су асып менүне, чүпне тәрәзәдән генә ыргытуны, электр уты урынына чыра яндыруны, табигый йомышларыңны үтәргә ишегалдына йөрүне күзаллавы да кыен инде бүген. Шәһәрдә яки авылда шәхси йортларында гомер кичерүчеләр дә билгеле бер күләмдә коммуналь тармактан файдалана. Ләкин, кеше дигәнең канәгать була белми, ахыры. "Бөтенроссия халык фронты" иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге штабының чираттагы утырышында да торак-коммуналь тармакка тәнкыйть шактый эләкте.

Түләмиләр...

- Республикада шикаятьләрнең 50 проценты торак-коммуналь оешмаларга карата керә. Бу нинди хәл?
"Бөтенроссия халык фронты" иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәистәше Александр Лаврентьев утырыш башында ук әнә шул сорауны куйды.

- Элек кешеләр йортлары түбәсеннән су үтүе турында зарланалар иде. Хәзер инде подъездларны, ишегалларын төзекләндерүне, агачлар һәм чәчәкләр утыртуны, урамнарга яктырткычлар куюны сорап, күпләп мөрәҗәгать итәләр. Барлык үтенечләрне дә "шикаять" сыйфатында кабул итәргә кирәкми, - дип аңлатма бирде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Республикада 2008 елдан башлап күп фатирлы 12 мең йортка капиталь ремонт үткәрелгән, шушы максатка төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 43 миллиард сум, халыкның коммуналь түләүләреннән 11 миллиард сум тотылган.

- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән дүрт миллиард сигез йөз миллион сум бурыч тупланды. Республика халкының 98 проценты түләүләрне вакытында башкара, шушы ике процент еллар дәвамында түләми, - дип, зарланып та алды министр урынбасары.

Алексей Фроловның: "Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларны хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне күтәреп капларгамы?" - дип, үзалдына сөйләнеп куюын штаб утырышында катнашучылар "ишетмәмешкә" сабыштылар. Шахмат телендә әйтсәк, министр урынбасарының "ат белән йөреш"е барып чыкмады. Казан шәһәренең йортлар комитетлары советы рәисе Геннадий Сомов: "Башкаладагы күп фатирлы йортларның 21 проценты гына фатирлардагы җылылыкны тышкы һава температурасына карап көйләүче механизмнар белән җиһазландырылган. Димәк, башка йортларда яшәүчеләр сакчыллыкка, ягъни акчаларын экономияләүгә ирешә алмый", - дип, әңгәмәне үз агымында дәвам итте.

Татарстанда күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән (яңа төзелгән йортлар да керә) капиталь ремонт өчен торак мәйданның һәр квадрат метрыннан биш сум түләү алына. Әлеге акчага дәүләт өстәмә түли. Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов: "Төбәк операторында тупланылучы "капиталь ремонтка" диелгән акчаларның кулланылышына торак инспекциясе тарафыннан да күзәтчелек кирәк, чөнки финанс чыганакларының хәрәкәтендә ачыклык җитми", - диде.

Җимерелсә...

"Бөтенроссия халык фронты" ның төбәк бүлегенә Яшел Үзән шәһәрендә авария хәлендәге йортта яшәүчеләрнең башка фатирларга күчерелүе турындагы мәгълүматның ялган булуын хәбәр иткәннәр.

- Әлеге йорт янында яшелчә үстерү максатында кишәрлекләр бүлгәннәр. Авария хәлендәге йортта яшәүчеләр шул җирләрен калдырып күченергә теләмиләр, - дип аңлатты мәсьәләне Алексей Фролов.

Чистайда да авария хәлендәге йортлар кискен проблема булып тора.

Казан шәһәре башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Абдулхаков сөйләгәнчә, башкалада авария хәлендәге 151 йорт булган, бүген әлеге категориядәгеләр 91гә калган.
- Авария хәлендәге йортларның кайсыларына капиталь төзекләндерү үткәрелде, икенче берләреннән яшәүчеләр башка фатирларга күчерелде. Авария хәлендәге йортлардагы халык өчен Мәҗит Гафури урамында янә дүрт йорт төзелә. Инвесторлар торак төзелеше башкару өчен авария хәлендәге 16 йорт җирен сатып алды, яңа тораклар сафка баскач, аларга шул урында яшәгән кешеләр дә күчереләчәк. Мондый йортлардагыларның социаль ипотека программасы буенча торак төзелешендә катнашырга хокуклары бар, ләкин аларның күбесе пенсионерлар һәм аз керемлеләр, - диде Марсель Абдулхаков.

Алексей Фролов әйткәнчә, Татарстанда әле 22 мең кеше авария хәлендәге йортларда җан асырый, шушы мәсьәләне чишү өчен ун миллиард сум кирәк. 2016 елның февралендә фатирларны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана.

Туздырмагыз...

- Законнарны һәм нормативларны бозганнары өчен идарәче компанияләргә унбер миллион сум штраф салынды. Бердәм хисап үзәкләрен идарәче компанияләр составыннан чыгарырга кирәк, алар идарәче компанияләргә бәйле булырга тиеш түгел, - диде Сергей Крайнов,- хисап-фактуралары да бөтен шәһәргә бердәй булырга тиеш. Казанда күп фатирлы бер меңнән артык йортта йорт советы оештырылмаган.

Сергей Крайнов белән Геннадий Сомов киңәш иткәнчә, йорт советларын булдыру гаять тә мөһим. Алар билгеләнелгән түләүләрнең дөреслеген тикшерә, бурычлыларны тәртипкә чакыра, йорттагы гомумхисаплагычларның төзеклеген барлап тора.

"Бөтенроссия халык фронты" иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге штабы утырышында Александр Лаврентьев әйткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дөрес билгеләнергә, түләүләрне үз вакытында башкаручы тәртипле кешеләр бурычлыларны үз җилкәләрендә асрамаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading