16+

Август уңыштан тыш тагын нинди «күчтәнәчләр» әзерләгән?

Август уңыштан тыш тагын нинди «күчтәнәчләр» әзерләгән?

Россия Президенты Владимир Путин алкоголь җитештерү һәм алкоголь продукциясенең лицензиясез әйләнеше өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы законны имзалады. Аракының законсыз әйләнеше өчен юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Лицензиясез аракы кешегә яки оешмага сизелерлек зыян китергән икән, штрафны 3 миллион сумга кадәр күтәрергә җыеналар. Ялган аракы сатучы физик затларга 30-50 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган. Сүз уңаеннан, августта аракылар иске акциз маркалары белән соңгы ай сатылачак. Ялган акциз маркасы кулланучыларны сигез елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

1 августтан Россиягә Япония, Төркия, Мексика, Кытай, Алжир - барлыгы 18 илдән килүчеләр интернет аша ясалган электрон визалардан да файдалана алачак. Мондый визалар арзанракка төшә, 72 сәгать эчендә дә әзерләнә, дөрес, аның белән туристлар Россиягә чикләнгән вакытка гына килә ала. Электрон визалар, беренче чиратта, Владивосток порты аша чик чыгучылар өчен гамәлдә булачак.
6 августтан бернинди сәбәпсез хәрби хезмәткә бармаган егетләр ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә, муниципаль оешмаларда эшли алмаячак. Россия Президенты Владимир Путин бу хактагы указны имзалаган. Закон нигезендә, әгәр дәүләт хезмәтендә эшләүче кеше хәрби хезмәткә барудан качып йөри икән, җитәкчесе аны эштән җибәрә ала.

Августтан, гадәттәгечә, эшләүче пенсионерларның пенсия акчаларын кабат исәпләячәкләр. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Пенсия һәркемнең иминият түләве һәм исәпләнелгән пенсия балларына бәйле булачак. Нәтиҗәдә, күпләрнең акчасы уртача 220 сумга артыр дип көтелә. Бу зур сумма түгел, шулай да, акмаса да тама.

Августтан лифтларга кагылышлы яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча, һәр идарәче компаниядә лифт җайланмасын карап торучы, лифтны төзәтүчегә махсус укыган тәҗрибәле белгечләр булырга тиеш. Августтан лифтларны махсус реестрга теркәп, даими тикшереп торырга җыеналар. Шул рәвешле лифтларда булган бәла-казалар, күңелсез очраклар да кимер дип көтелә.

Августтан Татарстан халкының 98 проценты республика яңалыкларын РТРС-1 цифрлы канал пакеты аша карый алачак, дип хәбәр итә Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре. Кыскасы, бу атнадан «Татарстан ДТРК» төбәк яңалыклары «Россия 1» һәм «Россия 24» каналларында трансляцияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading