16+

«Автобабай», җилдер давай!

Машина йөртү осталыгын сынау буенча «Автоледи» бәйгеләре ел да үткәрелеп тора. Тимер атны иярләгән гүзәлләр дә ир-атлардан калышмыйлар шул хәзер. Юлларда алар күбрәк тә түгелме икән әле.

«Автобабай», җилдер давай!

Машина йөртү осталыгын сынау буенча «Автоледи» бәйгеләре ел да үткәрелеп тора. Тимер атны иярләгән гүзәлләр дә ир-атлардан калышмыйлар шул хәзер. Юлларда алар күбрәк тә түгелме икән әле.

Ә бит күп еллар руль артында утырган тәҗрибәле осталар - өлкән яшьтәгеләрнең дә мондый бәйгеләр уздырылган чакта: «Эх, үзем булсам! Күрсәтер идем мин боларга машинаны ничек йөртергә кирәклеген», - дип йөрәкләре җилкенеп торадыр.
Быел аларның хыяллары чынга ашачак. Казанда, Өлкәннәр көненә багышлап, ир-атлар арасында машина йөртү осталыгын сынау бәйгесен үткәрергә җыеналар. Җиңүче исә «Автобабай» исеменә лаек булачак.
20 сентябрьдә оештырылачак бәйгегә 50-60 яшьлек ир-атлар чакырыла. Казан шәһәре ЮХИДИ матбугат хезмәте белдергәнчә, бәйге ике этаптан торачак. «Юл йөрү кагыйдәләрен белү» өлешен компьютер тикшерсә, юлда машина белән идарә итү осталыгын тикшерү өлеше махсус мәйданчыкта узачак. Бәйгедә катнашыр өчен гаризалар 18 сентябрьгә кадәр 5-333-841 телефоны аша кабул ителә.
Бәйгедә катнашып, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез әле бер, өлкәннәр! Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана, ә бәйгенең тантаналы ачылышы 10.00 сәгатькә билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading