16+

Автобусларда пассажирларны видеокамералар күзәтә

Биектаудан ЦУМга йөри торган 91 нче маршрут салонында пассажирларны берничә видеокамера төшереп бара. Бу исә пассажирларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә.

Автобусларда пассажирларны видеокамералар күзәтә

Биектаудан ЦУМга йөри торган 91 нче маршрут салонында пассажирларны берничә видеокамера төшереп бара. Бу исә пассажирларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә.

Әлеге яңалык кемгәдер бик ошап бетмәсә дә, күпчелек пассажирларның күңеленә ул хуш килгән. Үз автобусларын әлеге җайланма белән җиһазлаган ПАТП хезмәткәрләре әйтүенчә, камералар пассажирларны гына түгел, автобус йөртүчене дә күзәтәчәк. Камера аның кабинасына да урнаштырылган. Теге яки бу хәл килеп чыга калса, әйтик, пассажирлар травма алган очракта, гаеп автобус йөртүчедәме-түгелме икәнлеген тикшерү ансатлаша. Моңа өстәп, камера аларны тәртипкә дә китерәчәк. Юкса, күпме генә кисәтелсәләр дә, шоферлар руль артында телефоннан сөйләшүләрен дә, тәмәке пыскытуларын да, көндәш маршрутныкылыр белән куышлы уйнауларын да дәвам итә. Бәхәс туган очракта, ЮХИДИ инспекторлары аларны камера ярдәмендә чишәчәк. Тагын бер уңай ягы - транспортта акча югалтса, полиция хезмәткәрләренә кесә карагын ачыклау да җиңеләя. Камера аның якынча ничә яшьтә, нинди киемдә булуын, гәүдә озынлыгын да төшерәчәк бит.
91 нче маршруттагы тәҗрибә үзен акласа, алга таба башка автобусларга да камера урнаштырачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading