16+

Автомобильне теркәү процедурасы гадиләштерелде

Россия Дәүләт автоинспекциясе машинаны исәпкә кую һәм аннан алуга яңа регламент керткән. Аның буенча моннан соң автомобильне кабат сатканда ике операция ясарга кирәкмәячәк, алар икесе бер процедура итеп берләштерелә. Шул ук вакытта машинаның яңа хуҗасына транспорт чарасының иске номеры тапшырыла. Нәтиҗәдә, әлеге процесс ике сәгатьтән артык вакытыгызны алмаячак.

Моңардан тыш, бүгеннән машинаны илнең теләсә кайсы өлкәсендә теркәргә мөмкин булачак. Хөкүмәттәгеләр транзит номерларны куллануны да чикләде - алардан бары автомобильне чит илгә чыгарганда гына файдаланып була.
Дәүләт автоинспекциясе номерны югалткан очракта аның дубликатын алу процедурасын да гадиләштерде. Аны хәзер ЮХИДИдән алу мәҗбүри түгел. Моны теләсә кайсы шәхси компаниядән ала аласыз. Автохуҗалар федерациясенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, бу яңалыклар бары уңай гына бәяләнәчәк. Дәүләт автоинспекциясе исә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә хәрәкәтне дәвам итәргә тырыша. Автомобиль активистлары да ЮХИДИгә булышлык күрсәтергә әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading